Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 февраль 2023, 20:18

Уфада табиблар 10 айлык баланың алтынчы бармагын кискәннәр

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында бер баланың кулындагы алтынчы бармагын кисү турында хәбәр итә.

Уфада табиблар 10 айлык баланың алтынчы бармагын кискәннәр
Уфада табиблар 10 айлык баланың алтынчы бармагын кискәннәр

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең телеграм-каналында бер баланың кулындагы алтынчы бармагын кисү турында хәбәр итә, ди “Башинформ” сайты.

Ашыгыч медицина ярдәме табиблары генетик аномалиясе булган 10 айлык сабыйга операция ясаганнар. Ул бер кулында алты бармак белән туган.

“Мондый очраклар еш очрый – ике мең балага бер очрак. Ел саен Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә шундый 12 – 15 операция ясала. Әлеге тайпылыш узи ярдәмендә ачыклана. Балага 2 ай тулгач рентген ясаганнар, диагноз расланган. 1 яшькә кадәр оператив дәвалау билгеләнгән”, - дип хәбәр итә министр.

Наркоз астында табиблар баланың рудиментар алтынчы бармагын кискәннәр. Операциядән соң авырлыклар булмаган, яра төзәлгән. Төп бармакның функциясе бозылмаган.

Автор:
Читайте нас: