Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 октябрь 2022, 09:18

Русиядә чәчәк авыруына каршы “НИОХ-14” вакцинасы теркәлгән

Бу хакта федераль ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Роспотребнадзорның “Вектор” гыйлми үзәге Николай Ворожцов исемендәге Новосибирск органик химия институты белән берлектә чәчәк (оспа) авыруына каршы илебездә җитештерелгән “НИОХ-14” вакцинасын патентлаган. Бу хакта федераль ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Клиникага кадәр сынау ортопоксвирусларның барлык төрләренә, шул исәптән маймыл чәчәгенә каршы көрәштә чараларның хәвефсез һәм нәтиҗәле икәнен күрсәтте. Моннан тыш, 18 – 50 яшьлек 90 ирекмәндә клиник тикшерүнең беренче этабы уңышлы үткән.

Препаратның тәэсир итү механизмы вирус тышчасының формалашуын туктатуга кайтып кала, бу вирусның чыгуын һәм аның организмда ары таба таралуын туктатырга мөмкинлек бирә.

“НИОХ-14” – дәүләт резевындагы стратегик препарат һәм кирәк булган очракта гына кулланылачак”, - диелә Роспотребнадзор белдерүендә.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: