Новости
12 Июня , 12:43

Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары

Сабантуй мәйданында ир-егетләр өчен уздырылган көч сынаулары һәрвакыт аерым бер кызыксыну уята. Быел да тамашачылар физик ныклык, җитезлек һәм осталык таләп иткән ярышларны зур игътибар белән күзәтте.

Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышларыКөч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары
Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары

Сабантуй мәйданында ир-егетләр өчен уздырылган көч сынаулары һәрвакыт аерым бер кызыксыну уята. Быел да тамашачылар физик ныклык, җитезлек һәм осталык таләп иткән ярышларны зур игътибар белән күзәтте.

Аеруча мавыктыргыч бәйгеләрнең берсе — вакытка авыр тәгәрмәч тәгәрәтү булды. Катнашучыларга зур авырлыктагы тәгәрмәчне билгеләнгән арага тиз арада алып барып җиткерү бурычы куелды. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Урал Гыйльмияров иң җитез һәм ныклы катнашучы буларак җиңү яулады.Билгеләп үтәргә кирәк, үткән елда да ул беренчелекне алган иде. Икенче урынга - Илнур Хәбиров, өченче урынга Ринат Сәлимов чыккты.

Ир-егетләр арасында икенче сынау — печән тюгын тәгәрәтү дә тамашачылар игътибарын җәлеп итте. Бу бәйгедә дә Урал Гыйльмияров үзенең өстенлеген күрсәтеп, беренчелекне яулады. Призлы урыннарны Илназ Арсланов һәм Руслан Әхмәтҗанов бүлеште.

Сабантуй уеннары тагын бер кат ир-егетләрнең көч, чыдамлык һәм ихтыяр көчен сыный торган бәйрәм булуын дәлилләде. Тамашачылар өчен исә бу ярышлар — чын спорт тамашасы, ә катнашучылар өчен үз-үзләрен сынау мәйданы булып калды.

Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары
Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары
Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары
Көч һәм җитезлек сынавы — ир-егетләр ярышлары
Автор:
Читайте нас