

29 һәм 30 май көннәрендә Мәләвез шәһәрендә волейбол буенча республика турниры оештырылды.
Шушы бәйгедә тренер Айрат Садыковның тәрбияләнүчеләре дә көч сынашты.
Алар 2014— 2015нче елларда туган кыз балалар.
Беренче урынны Кушнарен районыннан килгән команда яулады.
Мәләвез шәһәренең командасы икенче урынга лаек булды.
Райондашларыбыз өченче урынга чыкты.
Уңышлы чыгышлары уңаеннан котлыйбыз.