

1нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район мәдәният сарае мәйданчыгында зур бәйрәм чарасы оештырыла.
Балалар иҗаты үзәге, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы балалар, аларның әти-әниләре өчен күңелле һәм эчтәлекле ял вәгъдә итә. Чарада төрле иҗади чыгышлар, уеннар, конкурслар һәм күңел ачу мәйданчыклары эшләячәк.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәмнең төп максаты – балаларга күтәренке кәеф бүләк итү, аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм җәйге ял сезонын матур вакыйга белән башлап җибәрү.
Район халкы һәм кунаклары бәйрәмдә катнашып, җәйнең беренче көнен күтәренке рухта үткәрә алачак.
Алсу Мөгтәбәрова.