Новости
29 Мая , 10:35

Балтачлылар — «Китап-байрам» ярминкәсендә волонтерлар сафында

28нче майдан 30нчы майга кадәр Уфаның Совет мәйданында республиканың иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе — IV Халыкара «Китап-байрам» китап ярминкәсе уза. Әлеге киң колачлы чара ел саен меңләгән китап сөючеләрне бер мәйданга җыя.

Балтачлылар — «Китап-байрам» ярминкәсендә волонтерлар сафындаБалтачлылар — «Китап-байрам» ярминкәсендә волонтерлар сафында
Балтачлылар — «Китап-байрам» ярминкәсендә волонтерлар сафында

28нче майдан 30нчы майга кадәр Уфаның Совет мәйданында республиканың иң зур мәдәни вакыйгаларының берсе — IV Халыкара «Китап-байрам» китап ярминкәсе уза. Әлеге киң колачлы чара ел саен меңләгән китап сөючеләрне бер мәйданга җыя.

Быелгы китап бәйрәмендә Балтач районы вәкилләре дә актив катнаша. Мәдәният өлкәсе волонтерлары Гөлназ Шәрифуллина, Айдар Сираев, Әлфинә Нуркаева һәм Айрат Калямов ярминкәне оештыру эшләрендә ярдәм күрсәтә.

Волонтерлар активлык зоналарында кунакларны каршы ала, аларга кирәкле мәйданчыкларны табарга булыша, чара программасы буенча юнәлеш бирә. Аларның ярдәме белән китап сөючеләр ярминкәнең төрле почмакларында иркен ориентлаша ала.

«Китап-байрам» — ул китаплар дөньясын гына түгел, ә мәдәниятне, милли традицияләрне һәм иҗат кешеләрен берләштерүче зур мәйданчык та. Балтачлыларның мондый дәрәҗәле чарада волонтер булып катнашуы район яшьләренең активлыгын һәм мәдәни тормышка битараф булмавын күрсәтә.

Автор:
Читайте нас