

2026 елның биш аенда районда 120дән артык җәяүле административ тәртип бозган һәм аларга пртотокол төзелгән. (Узган елда бу сан 40 белән чикләнгән).
Акция барышында 36 мотоцикл тоткарланган, балигъ булмаган 24 баланың ата-анасына административ протокол төзелгән.
—Гамәлгә кертелгән соңгы яңалыкларга килгәндә, балигъ булмаган яшьтәге балалар транспорт чарасына идарә итеп нинди дә булса дәрәҗәдәге травма алган очракта транспорт чарасының хуҗасына җинаять эше ачыла, — диде Денис Рәфхат улы.
Тагын бер яңалык Иске Балтач авылы территориясендәге юл камералары объективларының үзгәртеп көләнүенә кагыла. 14 июньнән алар яңа режимда эшли башлый һәм руль артында водительләрнең телефоннан сөйләшүен, хәвефсезлек каешларының эләктерелгәнлеген, ОСАГО полисының гамәлдә булуын теркәячәк.
Денис Рәхфат улы үсмерләре арасында төрле алдануларга юл куелыуна да тукталды. Бер авылда яшәүче 12 яшьлек кыз әтисенең телефолныннан уен уйнап 70 мең сум акчаны каракларга күчерү факты ачыкланган. Икенче очракта 16 яшьлек үсмер кызның тануышулар сайтында теркәлеп төрле алдауларга ышанып әти-әнисенең бюджетын 120 мең сумга саеткан.
Алда җәйге каникуллар. Юлларда профилактик тикшерүләр даими оештырылачак һәм үткәреләчәк. Балаларның иминлеге һәм хәвефсезлеге өчен тәүге чиратта ата-аналар җаваплы.
Телефоннар белән файдаланганда да үтә дә сак булырга кирәклеген кат-кат искәртте Денис Гаттаров.
Автор фотосы