

Тамырлары белән күрше Аскын районыннан ул Рәзидә Әхмәтова. 2009нчы елларда Әхмәтовлар гаиләсе Балтач районының Иске Балтач авылына килеп төпләнә. Моңлы тавышлы Рәзидә Гайнетдин кызын балтачлылар моңа кадәр күп дәрәҗәле конкурслар җиңүчесе, лауреаты, профессиональ педагог буларак белә иде. Бу юлы ул үзен янә бер яклап ачты. Күңелендә моң булып тулышкан хисләрне шигъри юлларга салып иҗат җимешләрен җыеп аерым җыентыкларга туплап нәшер итте. Һәвәскәр шагыйрә Рәзидә Әхмәтованың үзнәшер юлы белән дөнья күргән “Күңел моңы”, “Күңелемдә былбыл сайрый” китапларының исем туен үзәк китапханә директоры Әлфидә Муллагалиева ачты.
2023нче елдан республиткада үткән “Китап бәйрәме”нең быелгы елдан форматы үзгәртелүенә тукталды Әлфидә Гатифҗан кызы.
—Быелдан башлап бу зур чара районнарда да оештырыла. Аның чикләрендә китап туйлары, язучылар белән очрашулар, осталык класслары үтә. Бүген шушы чара кысаларында бездә урындагы автор Рәзидә Әхмәтованың китапларының туе үтә. Иртәгә китапханәдә балалар өчен чаралар планлаштырыла. Утызынчы май көнне китап турында түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә җыелачакбыз. Төрле акцияләр оештырыла. Китапханәгә балалар өчен китаплар кабул итәбез. Теләүчеләр кушыла алалар, — диде һәм бәйрәмнең төп хуҗасы Рәзидә Әхмәтованы котлап, алдагы тормышында иҗат чишмәсенең саекмавын теләде.
Район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова Рәзидә Гайнетдин кызын районның мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән кеше дип билгеләде, гомерендәге истәлекле мизгел уңаеннан ихлас котлауларын җиткерде.
Авторның иҗат кичәсен алып баручылар Лариса Дилмиева, Лилия Гыйзетдинова билгеләвенчә, Рәзидә Әхмәтованың “Күңел моңы” дип аталган җыентыгы 100 данә тираж белән басылган, ул авторның гаилә архивыннан фотоларматериаллар белән тулыланган.
Чара барышында Рәзидә Гайнетдин кызы үзенең башлап иҗатка килү юлларын уртаклашты. “Илһам килгәндә иренмәскә, мизгелне тотып калырга кирәк. Мин үземнең күңел кичерешләрен язам. Илһам килсен сезгә дә. Теләгән һәр кеше шигырь яза ала дип уйлыйм,”— диде. Аннары үзе иҗат иткән “Бәхетләргә юллар кайда икән?” дигән җырын башкарды.
—Рәзидә Әхмәтова кеше буларак үтә дә гади, тыйнак. Аның иҗаты да саф, якты, җылы хисләр белән тулы,— дип кичәне дәвам итте алып баручылар.
Рәзидә Әхмәтова иҗатында әти, әни, туган нигез, табигать, мәхәббәт, яшәү турында уйланулар киң урын алган. Аның иҗатын сөючеләр, “Илһам чиш-мәләре” һәм “Илһам баскычлары” конкурслары лауреатлары Фәнәзия Вәлиева һәм Альбина Гыйләҗева шигырьләрен укып кичәне баеттылар.
Районның шәрәфле шәхесе Ханис Хаҗимов Рәзидә Әхмәтованы тәү башлап Балтач сәхнәсендә узган районара җырчылар конкурсында күрүе, еллар узгач Аскын районы авылына юлы төшеп кабат Әхмәтовлар белән күрешгүе һәм районга эшкә чакыруы турындагы истәлекләрен уртаклашты.
—Әхмәтовлар гиләсе безнең район өчен зур табыш булды. Рәзидә Әхмәтова районда гына түгел, республикада да танылды. Уңышлар телим! — диде.
Педагогик хезмәт ветераны, һәвәскәр шагыйрә, китап авторы Гөлшат Ихсанова да чарадан читтә калмады. Хезмәт елларында укучылар белән “Алтын таҗ” вокал ансамбле оештырып, “Тау чишмәсе” дигән җырны әзерләп Яңавылга конкурска барырга җыеналар. Районның балалар сәнгате мәктәбе преподавателе Рәзидә Әхмәтова җырны ике тавышка салып бирә һәм кызлар ансамбле призлы икенче урын алып кайта.
—Балалар бик шатланып кайттылар. Сезгә бик рәхмәтлебез, — диде Гөлшат Гайнелҗан кызы.
Авторның икенче китабында 205 шигырь, үзе язган һәм башка авторлар иҗат иткән җырлар ноталары белән бирелгән.
Башлап язган җырларын республикада танылган композиторга күрсәтеп карагач күңелен төшерүләре, аннары “Юлдаш җыры” конкурсында катнашырга теләк белдергәч композитор Риф Арсланның иңнәренә канат куярлык сүзләр белән күңелен үстереп җибәрүе турында истәлекләрен уртаклашты Рәзидә Ахмәтова.
Бүгенге көндә авыторның копилкасында йөздән артык моңлы җыры бар. Аларны аның укучылары да башкара. Чараны Рәзидә Әхмәтованың укучысы Динә Әхмәдишина “Тау җиләге” җыры белән баетты.
Балалар сәнгате мәктәбе директоры Гөлназ Рәхимҗанова, преподаватель Венера Баландина, ата-аналар исеменнән Гөлназ Шайбәкова, зур әти-зур әниләр исеменнән Нәфис Хәмәтнуров, районның шәрәфле шәхесе Флидә Галиева Рәзидә Әхмәтованың шатлыгын уртаклатылар, иң ихлас теләкләрен җиткерделәр. Ә Рәзидә Гайнетдин кызының зур терәге һәм таянычы, тормыш юлдашы Фәнзәт Әхмәтов кичәне моңлы җыр белән тулыландырды.
Кичәнең соңында Рәзидә Әхмәтова китапханәгә үзенең җыентыкларын бүләк итте.
Автор фотолары