Новости
28 Мая , 11:17

Балалар бакчасы белән хушлашу

Бүген, 28 май көнне, район үзәгенең “Белоснежка” балалар бакчасында  чыгарылыш кичәсе үтте.

Балалар бакчасы белән хушлашуБалалар бакчасы белән хушлашу
Балалар бакчасы белән хушлашу

Бүген бер төркем балалар бакча белән хушлаштылар. Санаулы еллар эчендә алар үсеп, күп кенә һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Алар җырлый, бии, нәфис сүз сөйли.

Кызлар да, ир балалар да чагу төсләрдән киенеп, берсеннән-берсе матур чыгыш ясадылар.

Шатлыклы да, бераз моңсу мизгелләргә бай булды бәйрәм. Балаларның уңышларына сөенеп, аларга йөрәк җылысын өләшеп, төрле һөнәрләргә өйрәтүче  тәрбиячеләр Гөлшат Сарвартдинова, Ләйсән Гайфуллина адресына җылы теләкләрен юлладылар.

Бакчаның музыкаль җитәкчесе  Айгөл Нурмөхәмәтова чараны стилягалар стилендә оештырды.  Киемнәрдән алып биюләр, җырлар шул стильгә кайтып калды.

 Шушы чарага Убырлы карчык, аның мәчесе кебек әкият геройлары  да килде.  Алар белән биеп күңел ачты балалар. “Портфелеңне җый” уенында да сыналдылар.

 Балалар бакча хезмәткәрләренә дә рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар инде үз чиратында заманча бию бүләк иттеләр.

Балалар вальс биегәндә байтак  әти-әниләрнең күзләре чыланды.

 —Бүген без  иң акыллы, иң зирәк балаларны мәктәпкә озатабыз, мәктәптә да алар бары тик яхшы билгеләргә укырлар, киләчәктә дә без сезнең белән  горурланырбыз,  — диде бакча мөдире Чулпан Сабирова.

Балаларга  истәлекле бүләкләр, тәмлекәчләр өләштеләр. Күмәкләшеп фотога төшү, бергәләшеп тәмлекәчләр белән сыйлану белән тәмамланды чара.

Ак юл сезгә, балалар!

Балалар бакчасы белән хушлашу
Балалар бакчасы белән хушлашу
Балалар бакчасы белән хушлашу
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас