Новости
27 Мая , 13:53

Зәвыклы, төрле яклап булдыклы китапханәче

Сәйтәк авылы китапханәчесе Рәзилә Габделхакова китапханәгә вакытлыча дип кенә эшкә килеп, бар булмышын шушы өлкәгә багышланган райондашыбыз. Халыкның ялын оештыру, белемен арттыру һәм камилләштерүдә үз өлешен керткән, һәрвакытта ыспай киенгән, чибәр, мөлаем китапханәче әллә кайдан игътибарны үзенә тартып тора.

Зәвыклы, төрле яклап булдыклы китапханәчеЗәвыклы, төрле яклап булдыклы китапханәче
Зәвыклы, төрле яклап булдыклы китапханәче

Сәйтәк авылы китапханәчесе Рәзилә Габделхакова китапханәгә вакытлыча дип кенә эшкә килеп, бар булмышын шушы өлкәгә багышланган райондашыбыз.
Салават, Нефтекама шәһәрләрендә төрле тармакларда эшләгәннән соң Рәзилә Габделкадим кызы 2018нче елда Сәйтәк авылы китапханәсенә эшкә килә. Кыяр-кыймас кына ишекне ачып кергәч, бинаның торышын күреп куркып кала. Биредә даими рәвештә эшләгән китапханәче дә булмый. Монда озак тормамын, бераздан китәрәмен, дип эшкә башлаган Рәзилә ханым хәзер үзен китапханәдән башка күз алдына да китерми. Үз эшен яратып, яңалыкка омтылып башкара.

Матурлык яратучы кеше буларак бинаны зәвык белән бизәү, уңайлыклар булдыру өчен көч сала.
Рәзилә Габделкадим кызы уйлаганнарын тормышка ашыру өчен көчен дә, вакытын да кызганмый. Ул ярты юлда туктап кала торган кеше түгел. Китапханәнең тәрәзәләрен яңарту, җылылык кертү буенча берничә тапкыр җитәкчеләргә бара, юллый. Үзебез хәстәрләмәсәк берсе дә безгә китереп бирмәс, бер тыңламасалар, икенчесендә булыр дигән өмет белән эшли ул. Тамчы тама-тама таш яра, диләр. Шушы сыйфатлар аңа эшендә ярдәм итә дә инде.

Бүген ул урындагы халык, мәктәп коллективы белән ныклы элемтә булдырган. Мәдәни чараларны оештыручы Рузилә Сафина белән тыгыз бәйләнештә, бер фикердә алар. Мәктәп укучылары белән берлектә даими рәвештә төрле чаралар оештыралар. Укучыларда, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләүгә зур игътибарын юнәлтә, шунлыктан патриотик чаралар еш үтә биредә. Яугирләр белән очрашуларга укучыларны да чакыра. Туган иле өчен үзләрен аямаган яугирләр “Мара”, “Рахмат” белән берничә очрашулар уздырган ул. СВОда һәлак булган, Иске Дүртекәй авылы егете Алексей Канзафаровның гаиләсе дә китапханәнең хөрмәтле кунаклары исемлегенә кергән. Төрле акцияләрдә да алар актив. “Солдатка хат” акциясендә һәм “Блокада икмәге” Бөтенроссия конкурсында бихисап укучыларны катнаштырырга ирешә. Гуманитар ярдәм оештыруда да үз өлешен кертә. “Халыкны чараларга чакырсаң килми калмый, бу яклап уңдым”, — ди китапханәче.
Рәзилә Габделхакова нинди генә чара оештырмасын, ул аңа җентекле әзерләнә. Залны бизәүгә зур игътибарын юнәлтә. Матурлык аның өчен мөһим төшенчә. Китапханәләр кешене белем, сәнгать, мәдәният өлкәсенә генә түгел, матурлыкка да алып керергә тиеш, дигән фикердә ул. Ул матур итеп рәсем ясау остасы да. Пунктуальлеге белән аерыла.
Бүген китапханәнең фондын 14 меңгә якын китап тәшкил итә. Актив китап укучылары белән горур ул. Рима Әхмәтова, Флорида Хәмәтханова, Раушания Камилҗанова, Наилә Шакироваларны даими укучылар буларак мактап телгә алды. Өлкән яшьтәгеләргә китапларны илтеп укыткан чаклар да бар, ди ул. Бу уңайдан ул китаплар укырга яратучы Фира Хәсәнованы телгә алды. Җәй көне дә китапханәдән балалар өзелми икән. Аеруча шәһәр балалары җәйге чорга бирелгән әдәбиятны укыйлар дип ассызыклады китапханәче.

— Рәзилә Габделкадим кызы эшкә килгәч китапханә бөтен яклап яхшы якка үзгәрде. Икенче төс алды. Матурлык яратучы кеше буларк аны башкаларга да өләшә. Зәвык белән бизәү буенча аңа җитүчеләр аз. Быел ул “Иң яхшы китапханәче” республика бәйгесендә катнаша. Актив, җаваплы хезмәттәшебезгә уңыш елмаер, —ди үзәк район китапханәсенең баш методисты Гөлназ Гайфуллина
Китапханәчеләр һәр авылда универсаль кешеләр. Рәзилә Габделхакова да искәрмә түгел. Ул сайлауларда катнаша, халык санын, мал исәбен алу булсынмы, төрле бәйрәмнәрне, очрашуларны үткәрүләрме— берсеннән дә читтә калмый. Моннан тыш та Рәзилә ханымның осталыклары байтак. Ул чәч кисә, чыгыш ясаучыларга причёскалар ясый. Тәмле тортлар пешерә. Талантлы кеше бар яклап та сәләтле була, диләр. Рәзилә Габделкадим кызына да бу уңайдан теш тидерерлек түгел. Халыкның ялын оештыру, белемен арттыру һәм камилләштерүдә үз өлешен керткән, һәрвакытта ыспай киенгән, чибәр, мөлаем китапханәче әллә кайдан игътибарны үзенә тартып тора.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас