

Көндәшле авыл биләмәсенең Курач авылында яшәүче Ольга Бабинаның ике улы контракт төзеп СВО зонасында хезмәт итте. Бер улы Дмитрий Шипунов, кызганычка каршы, хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булып туган авылына кайтарып җирләнде. Аның бертуганы, “Каба” позывнойлы егет әлеге вакытта алгы сызыкта хезмәтен дәвам итә.
—Ольга Алексеевнаның өй каршындагы рәшәткәләре тузган иде. Бер улын тыныч тормыш хакына югалткан, икенче улының исән-сау әйләнеп кайтуын көткән анага хәстәрлек күрсәтү без, мондагыларның бурычы. Барып хәлен сорашып, мохтаҗлыгын өйрәнеп рәшәткәләрен яңартуны оештырдык. Район халкы СВОдагы райондашларга ярдәм күрсәтү фонды оештырды. Битараф булмаган төрле буын балтачлылар мөмкинлекләренә карап тулыландырган фондтагы акчалар исәбенә профнастил, профиль, НКТ торбаларга заказ бирдек. Шәхси эшкуар Равис Дельмухаметовның “РегионСтрой” магазины аша материаллар сатып алдык һәм эшчеләр табып рәшәткәләрне яңартып куйдык, — ди Флүр Фәйзелкавый улы.
Бу изге эшне башкарып чыгуда Финат Хәмәтханов, Руслан Гәрәев, Сергей Ковин, Алексей Голдин, Игорь Аугенберг һәм Аскын районының Ключи авылыннан тагын ике абыйлы-энеле туганнар ярдәмләште.
—Барлык эшләр җиңү өчен, җиңүне якынайту хакына эшләнә. Ир-егетләребез исән-сау хәлдә әйләнеп кайтсыннар, — ди Флүр Акберов.