

Җәйге каникуллар башлануга санаулы көннәр калды.
Мәктәп тугыз ай буена бөтенесен бергә туплап, укучыларны контроль астында тота. Бу чорда әти- әниләр күңеле дә тынычрак. Шул чорга алмашка җәйге каникуллар килә.
Укучы балалар иркенгә чыга дигән сүз бу. Аларны һәр төрле начарлыктан, хәвеф-хәтәр, бәла-казалардан ничек сакларга, бу чорны ничек исән-имин үткәрү кебек сорауларны күтәреп чыкты белгечләр.
Каникуллар чорында балалар куркынычсызлыгына аеруча игътибар бирергә кирәк. Статистика буенча, шушы вакытта янгын чыгу очраклары ешая. Узган елда район үзәгендә булган янгынны гына икә алыйк. Балалар мотоцикл, скутер, мопед кебек транспорт чараларында урам буйлап “җилдерә”, су коена... Балаларның төнге 11 сәгатьтән соң ялгызлары урамда йөрүләре өчен хәзер җаваплылык әти-әниләр өстенә кала.
Бу сорауларга ата-аналар җыелышында тәфсилләп аңлатылды. Мәктәп директоры Рәзилә Әминева чыгыш ясаучыларны һәм ата-аналарны сәламләп, балаларның ял итү чорында бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен ата-ананың ныклы контроле булырга тиешлеген ассызыклады.
Укыту эшләре буенча директор урынбасары Руфина Ибраһимова имтиханнарга әзерлек, бу вакытта балаларның режимына, туклануына игътибарлы булырга, психологик яктан ярдәм итәргә кирәклегенә тукталды.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Такиуллина каникул чорында балаларның ялын куркынычсыз тәэмин итү чаралары һәм җәмәгать урыннарында, сулыкларда һәм юлларда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
Балаларның электрон сигаретлар тартуы, дәресләргә кермәве, ашханәдә җылы аш ашамый, шаурма, пицца һәм магазин әйберләре белән тукланулары хакында сөйләп, үзенең борчылуын белдерде.
Балигъ булмаганнар белән эшләү инспектор Альмира Шәрәфиева комендант сәгате хакында аңлатты. Мотоцикл, скутер белән бәйле четерекле мәсьәләләргә тукталды. Таләпләрне үтәмәгән очракта нинди җаваплылык көткәнлеге хакында сөйләде. Штрафлар да шактый зур.
Үзәк район үзәк больницасы педиатры Луиза Хаҗимуллина каникул вакытында мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклау буенча тәкъдимнәр бирде. Травмалар булмасын өчен гади генә кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды сәламәтлек сагында торучы кеше.
«Гаилә» үзәге психологы Флидә Гарифуллина ата-аналарга балалары имтиханнарга әзерләнү чорында аларга ничек ярдәм итәргә мөмкинлеге хакында аңлатты. Балалар мораль һәм психологик ярдәмгә бу чорада аеруча мохтаҗ икәнлегенә тукталды.
Яшьләр белән эшләү буенча баш белгеч Гүзәллия Солтанова җәйге ялны оештыру һәм укучыларның волонтёр һәм ял итү программаларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде.
Беренчеләр хәрәкәте бүлекчәсенең белгече Айгөл Хәмәтнурова җәйге чорда яшүсмерләр өчен актуаль проектлар хакында бәян итте.
Яңавыл районара күзәтчелек һәм профилактика эшләре өлкән инспекторы Илдар Гаттаров җәйге чорда балаларны уттан ничек сакларга кирәклеге һәм ут белән уеннарның ахыры турында аңлатырга кирәклеге хакында сөйләде. Балалар төнгелеккә телефоннарын зарядкага куймасыннар яки зарядкада торган килеш телефоннан сөйләшмәсеннәр дигән киңәшләрен җиткерде.
Исегездә тотыгыз: җәйге каникул вакытында балаларның иминлеге, куркынычсызлыгы өчен ата-аналар җаваплы!
Җәйге яллар хәвеф-хәтәрсез үтсен. Ул истә калырлык күнелле мизгелләргә бай булсын.