

Органик ашлама (1 ояга): черемә яки бер уч компост. Бу катнашма туфракны йомшарта торган һәм азот бирә торган нигез. Агач коле - 1 аш кашыгы. Калий, фосфор һәм микроэлементлар чыганагы, шулай ук гөмбәләрдән яклау чарасы.
Йомырка кабыгы (изелгән). Туфракның әчелеген бетерә һәм кальций белән баета. Минераль өстәмәләр. Суперфосфат — 1 чәй кашыгы. Тамыр һәм чәчәк ату өчен куәтле старт. Томатлар өчен комплекслы ашлама - инструкция буенча (чәй кашыгы) алына. Саклау чаралары. Суган кабыгы - проволочник белән бетне куркыта. Цитрусларның кабыклары - медведка һәм туфрак чебененә каршы чара.
Фитоспорин (паста) - пычак очында фитофтор һәм тамыр черемәләренә каршы. Мондый "мендәр" үсемлекләргә барлык кирәкле әйберләрне уңыш җиткәнче бирә. Уйлап карагыз — ашланган белән ашланмаган оя аермасы бер айдан соң күренәчәк. Тамырларны яндырмас өчен, бөтен катнашманы туфрак белән чокыр төбенә бутап салыгыз. Яңа тирес салмагыз — томатлар сабакка китәчәк. Азот белән артык тырышмагыз: артык сабаклар үсүе уңышны киметә.
Раузана Хәмәтнурова, РБ буенча «Россельхозцентр» учреждениесенең әйдәүче агрономы