Новости
12 Мая , 10:03

“Сәламәтлек поезды”. Нәрсә белергә кирәк?

Республикада “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе янәдән старт алды. Көзгә кадәр республика дәваханәләренең тәҗрибәле табиблары ерак районнар һәм авыллар буйлап йөреп, халыкны кабул итәчәк.

“Сәламәтлек поезды”. Нәрсә белергә кирәк?“Сәламәтлек поезды”. Нәрсә белергә кирәк?
“Сәламәтлек поезды”. Нәрсә белергә кирәк?

Республикада “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе янәдән старт алды. Көзгә кадәр республика дәваханәләренең тәҗрибәле табиблары ерак районнар һәм авыллар буйлап йөреп, халыкны кабул итәчәк. “Сәламәтлек поезды” эшчәнлеге һәм аның үзенчәлекләре турында без поликлиника мөдире Алиса Абрарова белән әңгәмәләштек.

Бүген дә медицина ярдәменә вакытында ирешү һәркем өчен дә җиңел түгел. Кемдер өчен район үзәгенә бару кыен, кемдер эш мәшәкатьләренә чума, ә кайберәүләр сәламәтлегенә игътибар итмичә, “үзе үтәр әле” дип кул селти.

Соңгы еллар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, “Сәламәтлек поезды” күпләр өчен чын мөмкинлеккә әверелә. Сер түгел,  авылларда табибка еллар буе күренмәгән кешеләр дә бар. Ә менә әлеге акция кысаларында алар авылда стоматологка мөрәҗәгать итә, йөрәген тикшертә һәм башка белгечләрдән киңәш ала. Бу исә авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен аеруча мөһим.

Мондый күчмә медицина ярдәме форматы республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә кертелде. Радий Фәрит улы: “Табибларның ел саен үзләре пациентларга баруы турында килештек. Һәм сүзебездә торабыз”, – дип ассызыклады.

Иң мөһиме – акция кысаларында табибларның кабул итүе тулысынча бушлай. Алдан язылу таләп ителми: кабул итү “тере чират” тәртибендә бара. Прописка да әһәмияткә ия түгел – теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Әгәр кирәкле белгеч күрше авылга килсә дә, сезне анда да кабул итәчәкләр.

“Сәламәтлек поезды” – ул гади акция генә түгел, ә сәламәтлекне саклау өчен зур мөмкинлек. Табиблар киңәш итә: берни борчымаса да, профилактик тикшерү узуны кичектермәскә кирәк.

— Әлеге проект халык арасында зур ихтыяҗга ия һәм үзенең нәтиҗәлелеген күптән дәлилләде, — ди поликлиника мөдире Алиса Абрарова. — Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, проект гамәлгә ашырыла башлаган сигез ел эчендә табиблар ике меңгә якын авылны әйләнеп чыккан, 800 мең кешене тикшергән. Нәтиҗәдә 2000нән артык яман шеш, 4500 шикәр диабеты очрагы һәм 235 туберкулез ачыкланган. Иң мөһиме — бу авырулар иртә стадияләрдә табылган. Димәк, кешеләр вакытында дәвалана башлый һәм сәламәтләнү мөмкинлекләре күпкә арта.

Балтач районы халкына “Сәламәтлек поезды” быел 13нче июльдән 24нче июльгә кадәр медицина ярдәме күрсәтәчәк.  График буенча, 13нче июльдә – Нөркә, 14нче, 15нче июльдә – Түбән Сикияз, 16нче июльдә – Тутагач, 17нче, 20нче июльдә –Көндәшле, 21нче июльдә –Түбән Иванай, 22нче июльдә –Асавка, 23нче июльдә –Мишкә һәм 24нче июльдә  Штәнде авылларына киләчәк табиблар.

Автор:
Читайте нас