Новости
6 Мая , 05:15

Бакчада чүп үләннәрен иң нәтиҗәле юк итү чаралары

Бакчада матурлык һәм уңыш өчен чүп үләннәреннән арыну бик мөһим. Бу җәһәттән ярдәмгә килә торган берничә ышанычлы чара бар.

Бакчада чүп үләннәрен иң нәтиҗәле юк итү чараларыБакчада чүп үләннәрен иң нәтиҗәле юк итү чаралары
Бакчада чүп үләннәрен иң нәтиҗәле юк итү чаралары

"Грейдер, ВГР" (имазапир нигезендә). Бу – системалы гербицид, ул киң спектрлы чүп үләннәрен, куаклык һәм хәтта агачларны да юк итәргә сәләтле. Апрельдән сентябрьгә кадәр, үсемлекләр актив үскән чорда, туфракка да сибәргә мөмкин. "Грейдер" яфраклар һәм тамырлар аша үтеп, чүп үләннәрен тамырыннан корыта. Аның тәэсире озакка сузыла: чәчелмәгән җирләрдә ул 3-5 ел дәвамында яңа үсемлекләрнең барлыкка килүен тоткарлый. Препарат су яки яңгыр белән юылмый, туфракта күченми. Кеше, кош, умарта кортлары һәм хайваннар өчен куркынычсыз булса да, саклану чаралары күрү зарур.

Чыгымы: 3 литр суга 20-50 миллилитр исәбеннән.

Кулану: 100 м² га 3 литр эремә.

"Магнум, ВДГ" (метсульфурон-метил нигезендә). Бу гербицид, культуралы үсемлекләр үсми торган мәйданнардагы берьеллык һәм күпьеллык чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен бик файдалы.

Доза: 3 литр суга 2 грамм исәбеннән алына.

Кулану: Берьеллык чүп үләннәренең 2-4 яфраклы фазасында, күпьеллекләре 10-15 сантиметр биеклеккә җиткәч сибелә. Бу яңа үсемнәрнең барлыкка килүен булдырмый.

Куллану: 100 м² га 3 литр эремә.

"Хантер, КЭ". Культуралы үсемлекләр үстерү өчен каралмаган мәйданнарда кыяклы чүп үләннәрен бетерү өчен билгеләнгән.

Доза: 3 литр суга 8 миллилитр исәбеннән алына.

Кулану: Берьеллыкларга – 2-4 яфраклы фазада, күпьеллыкларга 10-15 сантиметр биеклектә.

Куллану өчен таләпләр:

Эшне иртән яки кич, һава температурасы 25°С тан артмаганда башкарырга.

Яңгырдан 4-6 сәгать алдан, коры һәм җилсез көнне кулланырга.

Инструкция һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен (битлек, перчатка, халат, резина аяк киеме) һичшиксез үтәргә.

Бу чараларны кулланып, сез бакчагыздагы чүплекләрдән уңышлы котыла аласыз.

Рәүзәнә Хаматнурова, Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге Балтач районара бүлегенең әйдәүче агрономы

Бакчада чүп үләннәрен иң нәтиҗәле юк итү чаралары
Бакчада чүп үләннәрен иң нәтиҗәле юк итү чаралары
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас