Новости
4 Мая , 09:59

Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты

Балтач районының Иске Балтач авылында туып-үскән, әлеге вакытта судларның билгеләнгән эшчәнлек тәртибен тәэмин итү суд приставы булып эшләгән эчке хезмәт сержанты Денис Галимҗанов Казан шәһәрендә үткән Халыкара Казан марафонының ярыммарафонында катнашты.

Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнаштыБалтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты
Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты

—Икенче май көнне спортчылар — ун, өченче май кнне 21,1 километр арага йөгерде. Мин ярымфиналда катнашып дистанцияне 1 сәгать 43 минутта үттем. Ә марафонда катнашучылар 42.2 километрга йөгерделәр. Пермь краеннан килгән Владимир Никитин 2 сәгать 8 минутта үтеп Россия рекордын куйды, — ди Денис Фирдус улы.

Денис Галимҗановка әле 22 яшь. Мәктәп, армия хезмәте елларыннан йөгерү белән шөгыльләнә. Башта — 3, аннары 5 километр ераклыкка йөгерә. Барнаул шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән чорда тулы эпикировка белән йөгергән мәлләрен үзенә зур чыныгу мәктәбе булды дип саный.

Казан марафонына быел гыйнвар аеннан әзерләнә башлаган. Хәзер дә иртән, кичен йөгерә, су коена.

—Быелгы Казан марафонында 47 меңнән артык кеше катнашты. Ә ярыммарафон көнне 14 мең кеше стартка басты. Арада протез аяклылар, коляскалар ярдәмендә хәрәкәтләнгән кешеләр дә бар иде. Көчле рухлы кешеләр рекордлар куйдылар. Хәзер үземне сентябрь аенда узачак Уфа марафонына әзерлим. Теләге булган кешеләрне кушылырга чакырам, — ди үз-үзен чыныктырган спортчы.

Денис Галимҗанов белдерүенчә, Казан марафоны кызыклы спорт вакыйгалары һәм казанышлар өчен мәйданчык ул. Барлык теләүчеләрне үз көчләрен марафонда сынап карарга чакыра. Бу үзеңнең физик әзерлегеңне тикшереп кенә калмый, зур спорт бәйрәменең бер өлеше булу өчен дә менә дигән мөмкинлек.

Афәрин, Денис! Уңышлар сиңа!       

Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты
Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты
Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты
Балтачлы Денис Галимҗанов Казан марафонында катнашты
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас