Новости
29 Апреля , 09:41

Крыжовникны ончыл чыктан (мучнистая роса) дәвалап була

Мучнистая роса – крыжовникта еш очрый торган бәла. Яфракларда, бәбәкләрдә һәм җиләкләрдә ак он кебек эзләр барлыкка килә, үсемлекнең үсешен акрынайта һәм уңдырышлылыкны киметә. Авыру килеп чыкса да, аны контрольдә тотарга һәм җиңәргә мөмкин.

Крыжовникны ончыл чыктан (мучнистая роса) дәвалап булаКрыжовникны ончыл чыктан (мучнистая роса) дәвалап була
Крыжовникны ончыл чыктан (мучнистая роса) дәвалап була

Ончыл чык — гөмбә авырулары төренә керә. Ул авыруның билгеләре:

-яфракларда һәм бәбәкләрдә ак яки соры төстәге порошоксыман эзләр барлыкка килә;

 - зәгыйфьләнгән яфраклар;

- көчсез бәбәкләр, (уңыш кими);

 - җимешләр таплар белән каплана һәм үзгәрә. Иртә диагностика - уңышка ачкыч.

Көрәшнең халык ысуллары

 10 литр суга 1 аш кашыгы сыек сабын, 2 аш кашыгы сода; 300-400 грамм иләнгән агач көленә 10 литр кайнар су салырга, 1-2 тәүлек тотарга, кер сабыны өстәргә; 10 литр су 10 миллилитр даруханә йоды салып әзерләргә була. Авыруны иртә ачыклаганда бу ысуллар яхшы ярдәм итә; 10 л суга 25-30 грамм вакланган сарымсак салып, 1 тәүлек тотыа сибү шулай ук нәтиҗәле санала.

Химик чаралар

 Әгәр халык ысуллары ярдәм итмәсә, куркынычсыз фунгицидлар: бакыр купоросы яки күкерт нигезендә препаратлар кулланалар. Җиләкләр өлгерү чорында үсемлекләргә су сипмәскә кирәк.

Профилактика:

- су сиптерү режимын үтәргә, артык юешләмәскә һәм киптермәскә.  Авыруны киметү өчен, коелган яфракларны һәм карт бәбәкләрне алырга - һаваның үтеп керүен тәэмин итәргә, куаклар өчен үтәли җил йөри торган урын сайларга; бу авыруга чыдам сортлар утыртырга киңәш ителә. Дөрес тәрбияләү һәм үз вакытында эшкәртү бу культураны сәламәт үстерергә  һәм уңышын сакларга ярдәм итәчәк.

Рәүзәнә Хаматнурова, Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге Балтач районара бүлегенең әйдәүче агрономы.

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас