Новости
27 Апреля , 11:16

Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары бихисап талантлы балаларга канат куеп, аларны  иҗат итәргә илһамландыралар. Нәкъ алар сабыйларга сәнгать дөньясының ишекләрен ачаргә ярдәм итәләр.  Балалар сәнгать мәктәбенең отчёт концерты барышында тамашачылар  балаларның төрле яклап сәләтләрен күреп, сокланып карап утырды.

Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итәСәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә
Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә

 Думбыра, гармун, гитара, фортепиано  кебек уен коралларында уйнаучылар, җырчылар һәм биючеләр ике сәгать дәвамында үзләренең осталыкларын тамашачыга тәкъдим итте.  Алар уку елы барышында өйрәнгәннәрен, осталыкларын күрсәтү буенча сынау тотты. Һәр бала артында аның өчен көеп-янып торган, укучысының уңышлары өчен сөенгән укытучы тора.

 Концертны балалар үрнәкле хоры башлады. Төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар татар һәм рус телендәге җырларны зур осталык белән башкарды.

“Кыңгыраулар” вокаль ансамбле ( җитәкчеләре Рая Хәмәева) башкаруында “Яз җитә”  җырын тамашачы алкышларга күмде. Дүрт-биш яшьлек сабыйларның тәү тапкыр зур сәхнәгә чыгуыдыр, мөгаен. Булдырдылар, афарин. Оялып та, куркып та тормадылар. Концертта оста җырчылар күп булды, алар сәхнәдә үзләрен ышанычлы тота.  Вокал укытучысы Рая Хәмәеваның укучылары Агата Аушева, Индира Гайниәхмәтова, Матвей  Файзрахманов, Регина Сираева, Софья Файзрахманова,  София Галимова, Дарья Изибаировалар  сәләтлеләр, моңлылар. Озын көйләрне дә зур осталык белән башкарып чыгучылар бар. Индира Гайниәхмәтовага бу уңайдан афарин диясе килә.

 Рәзидә Әхмәтованың укучылары Дилә Ахмадишина һәм  Илнар Шайдулловларның чыгышларын да тамашачы сокланып карады.  Диләнең яңгыравыклы, саф тавышы үзенә әсир итте. Искиткеч матур тавышлы кызчыкны тамашачы ихлас яратты.  Рәзидә Әхмәтованың укучылары Альмир Галәветдинов,  Даниил Шакировлар думбырада да уйнадылар.

Биючеләр —“Нью Данс” һәм “Зөлфия” үрнәкле бию ансамбльләре биючеләренең хәрәкәтләре җитез, хәтта күзләр иярми. Күмәкләр.

 Эльмира Гайфуллинаның укучылары Сафия Нуркаева, Замира Садертдинова, Амира Исламовалар фортепианода уйнау осталыкларын күрсәтте. 

Ир балаларның баянда  уйнавы да яшь буынның никадәр заманчага әверелүләренә карамастан, ата-бабалырыбыз яратып тыңлаган, уйнаган көйләрен онытмавын ишарәли. Наил Галләмовның укучылары  Булат Низамов, Эмиль Гыйльметдинов, Илшат Нуркаевның укучысы Тимур Шаһиевлар  татар һәм рус көйләрен башкардылар.

Илшат Нуркаевның укучылары — Карина Акбашева һәм Элина Мусалимовалар гитарада уйнадылар. Рәзидә Әхмәтова җитәкләгән  “Таган” һәм Рая Хәмәева җитәкләгән  “Өмет” вокль ансмбльләрендә  сәнгать мәктәбе укучылары күмәк чыгыш ясау осталыкларын күрсәтте.

 Һәр балада нинди дә булса сәләт салынган, аны вакытында күрә белергә һәм ачарга кирәк, диләр.  Сәләт янында тырышлык, үҗәтлек, тәртип булганда гына матур күрсәткечләргә ирешеп була. Ел әйләнсенә башкарылган эшләргә йомгак ясаган концерт моны  тулысынча исбатлады.

 Рифина НИГАМӘЕВА.

Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә
Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә
Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә
Сәнгать сәләт һәм тырышлык таләп итә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас