Новости
27 Апреля , 06:30

Нөркә авылы халкы СВОдагы авылдашларына ярдәм күрсәтә

Балтач районының Нөркә авыл биләмәсенә караган Нөркә авылы халкы СВО зонасында тыныч тормыш өчен алышкан авылдашларына акча җыеп озата.

Нөркә авылы халкы СВОдагы авылдашларына ярдәм күрсәтәНөркә авылы халкы СВОдагы авылдашларына ярдәм күрсәтә
Нөркә авылы халкы СВОдагы авылдашларына ярдәм күрсәтә

Мессенджерлардагы авылдашлар чатында Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигамәтуллин авылдашларына мөрәҗәгать белән чыкты.

“Хәерле кич, хөрмәтле авылдашлар! Туган  якка яз килде! Яз – ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уята. Тиздән алар шаулап яфрак ярырлар. Кешеләр язгы эшләргә тотынырлар. Кырларда язгы кыр эшләре башланыр. Ямьле чак! Әмма ләкин күңелдә һаман да тынычлык юк, бер генә сорау борчый: “Кайчан сугыш бетәр, кайчан ир-егетләребез туган якларына әйләнеп кайтырлар? Безнең авыл егетләре дә махсус хәрби операциядә катнашалар. Күптән түгел генә бер-бер артлы ике егетебез контрактка кул куйдылар. Алар барып урнаштылар, без хәбәрдә торабыз. Кичә кич “Куба” позывнойлы авылдашыбыз белән сөйләштем, сораганнарга күп сәләм әйтте. “Безне әзерләп бетерделәр, озакламас, кереп китәбез диде. Мин “Урал” машинасында, беренче сызыкка әйберләр кертәбез дә, аннары шуларны таратабыз. Егетләр белән сөйләштек тә, сезгә шалтыратырга булдым ди. Һәр берсе шулай хәбәр сала якташларына. Җыелышып тиз йөрешле матай алып кереп китәргә иде, ярдәм итәлмәссезме?” дип мөрәҗәгать итте. Уйладым да сезгә язып салырга булдым. Нәрсә диярсез? Күп авылларда шулай җыеп ярдәм итәләр, адресно-атап. Без дә читтә калмабыз дип уйлыйм!”— дип язды Ильяс Мазһар улы чатта.

Авыл халкы, Нөркәдә үсеп, тәрбия, белем алып чит җирләрдә төпләнгән якташлар ике көн эчендә 130 мең сумга якын акча җыйдылар. Акчаны авыл старостасы Ринаф Шайбаков белән авыл биләмәсе хезмәткәре Илсөяр Хәйруллина җыйды. Читтә яшәүчеләр онлайн перевод ясады.  

—Бу эштән Нөркә авылы халкыннан тыш, читтә яшәгән балаларыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз да читтә калмады. Хәтта дусларыннан ишеткән дөм чит кешеләр дә кушылды. Мондый хәлдән күңелләр тулды, — ди Ринаф Шайбаков.  Акчаның бер өлешен “Куба” позывнойлы авылдашыбызга күчердем. Командирлары рәхмәт әйтеп видеомөрәҗәгать юллый. Мондый эштә тәҗрибә бар. Халыктан җыелган акчаны үзебезнең егетләргә күчерәбез, арадашчыларсыз. Шунысы ышанычлы.

Җиңү өчен ныклы тыл кирәк. Бер сүздә, бер уйда эш иткән һәм яшәгән Нөркәләр мисалы моның бездә барлыгын раслый. Ышанычлар аклансын, Җиңү таңы атып әти-әниләр — улларын, хатыннар — ирләрен, балалар сөекле әтиләрен сөенеч белән исән-сау хәлдә көтеп алсын иде инде.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас