Новости
24 Апреля , 10:23

“Балтач таңнары”на язылып истәлекле бүләк отарга ашыгыгыз

Алдагы яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу кампаниясе кызганнан-кыза. Абунәчеләр арасында бу юлы да бүләкләр уйнату көтелә.

“Балтач таңнары”на язылып истәлекле бүләк отарга ашыгыгыз“Балтач таңнары”на язылып истәлекле бүләк отарга ашыгыгыз
“Балтач таңнары”на язылып истәлекле бүләк отарга ашыгыгыз

“Атна саен бүләк” уенында катнашуның шарты үтә дә гади. Алдагы ярты ел өчен “Балтач таңнары” гәзитенә язылырга (өч, бер айга язылган кешеләр уенда катнашмый) һәм квитанция күчермәсен редакциягә юлларга гына кирәк. Квитанцияне басманың “В Контакте”дагы төркеменә дә җибәрә аласыз.

Бу юлы уенда катнашырга теләк белдергән абунәчеләр арасында биш кеше еллык подписка рәсмиләштергән, ун кеше төрле авылларда почта тараткан почтальоннарда язылган, биш кеше редакцион подписканы сайлаган. Бер абунәчегә 93 яшь!

Ә сез “Балтач таңнары” гәзитенә язылдыгызмы әле?  Ашыгыгыз, бүләкләр сезне көтә!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас