Новости
23 Апреля , 10:33

“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә

Балтач районы мәдәни тормышы яңа сулыш ала. Район күптән түгел “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында 4, 4 миллион сум күләмендә ярдәм отты. Бу авыл җирендә мәдәниятне үстерү юнәлешендә мөһим адым булып тора.

“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә
“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә

Балтач районы мәдәни тормышы яңа сулыш ала. Район күптән түгел “Бердәм Россия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” федераль проекты кысаларында 4, 4 миллион сум күләмендә ярдәм отты. Бу авыл җирендә мәдәниятне үстерү юнәлешендә мөһим адым булып тора.

Әлеге проектта катнашу мөмкинлеге быел Башкортстанның нибары 20 районына гына бирелгән. Бу хакта Башкортстан дәүләт курчак театрында узган проектның Иҗтимагый советы утырышында белдерелде. Соңгы елларда әлеге программа республикада мәдәният өлкәсен үстерүдә нәтиҗәле инструментка әверелде.

Чыннан да, 2025нче елда гына да “Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмендә берничә район һәм шәһәрләр сизелерлек ярдәм алган. Мәчетле, Дәүләкән, Миякә районнары һәм Агыйдел шәһәре “Газель NEXT” автобуслары белән тәэмин ителгән, Аскын һәм Күгәрчен районнары “Лада Ларгус” автомобильләренә ия булган. Бөрҗән, Бәләбәй, Әбҗәлил, Чакмагыш районнарында исә заманча светодиодлы экраннар урнаштырылган. Моннан тыш, иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары, театр җиһазлары, музыка кораллары һәм офис техникасы яңартылган.

2026нчы елда да проект кысаларында зур күләмдә финанслау каралган. Мәдәният йортларының матди-техник базасын ныгытуга федераль бюджеттан 70 миллион сумнан артык акча бүленгән, гомуми сумма 82,7 миллион сумга җитә.

Шушы югары конкуренция шартларында Балтач районының җиңүе – аеруча әһәмиятле. Быел конкурска Башкортстанның 49 муниципаль берәмлегеннән 49 гариза тапшырылган. Алар кысаларында 134 мәдәни учреждение тәкъдим ителгән, шуларның бер өлеше агымдагы ремонтка, ә күпчелеге матди-техник базаны ныгытуга мохтаҗ булган.

— Мондый җитди конкурста җиңүебезгә бик шатбыз, — ди район мәдәният сарае директоры Гөлфия Шәисламова. — Проект ярдәмендә без брендлы “Lada Largus” автомобиле алдык, шулай ук махсус техника, башка кирәкле җиһазлар һәм сәхнә костюмнары белән тәэмин ителдек. Көндәшле, Нөркә, Штәнде, Түбән Иванай авыл мәдәният йортларында да матди-техник базаны яңарту эшләре башкарылды.

“Кече Ватан мәдәнияте” проекты 2017нче елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм, нигездә, халкы 50 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүне күздә тота. Аның төп максаты — мәдәният йортларының мөмкинлекләрен киңәйтү, иҗади коллективларның эшчәнлеген үстерү һәм заманча шартлар тудыру.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та әлеге яңалыкларның әһәмиятен ассызыклый:

— Хәзер мәдәният хезмәткәрләренә эшләү күпкә уңайлырак булачак. Концертларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык шартлар тудырыла. Яңа автомобиль район коллективларына республика күләмендәге чараларда активрак катнашырга, башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк.

Балтач районында мәдәнияткә карата мондый игътибар — киләчәккә салынган ныклы нигез ул. Яңартылган база, заманча җиһазлар һәм киң мөмкинлекләр иҗат кешеләренә яңа офыклар ача, ә тамашачыларга сыйфатлы мәдәни чаралар тәкъдим итүгә юл ача.

“Бердәм Россия” партиясенең төп бурычларының берсе – халык өчен, аларның кайда яшәвенә карамастан, мәдәният тормышы белән тулы файдалана алуны тәэмин итү. Бу бигрәк тә район һәм авылларөчен актуаль. Чөнки күп очракта нәкъ менә клублар – музей, театр, ял үзәкләре, халык иҗаты һәм кәсепләрен үстерү мәйданчыкларын берләштергән, шулай ук халык өчен аралашу үзәге булып торган бердәнбер мәдәният учаклары булып кала.

“Кече Ватан мәдәнияте” федераль партия проекты авыл мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүгә һәм аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. Әлеге проект район халкына сыйфатлы мәдәни чараларда актив катнашу һәм үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге бирә.

“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә
“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә
“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә
“Кече Ватан мәдәнияте” проекты ярдәмгә килә
Автор:
Читайте нас