Новости
22 Апреля , 09:46

Кайчан җылыта?

Салкынайтты, дуслар. Кышкы киемнәрне алып куярга өлгермәдек, инде янә кирегә аларга күчтек. Кояш  та саран гына елмая. Кайчан җылытыр икән? 

Кайчан җылыта?Кайчан җылыта?
Кайчан җылыта?

"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, атна уртасында температура нормадан 2-4 градуска түбән төшәчәк.

Гисметео синоптиклары акрынлап җылытуны фаразлый. 23 апрельдән көндезге температура +9 градуска кадәр күтәреләчәк (бер көн элек +6 иде). Киләсе көннәрдә термометр баганалары көнгә 1-2 градуска үсәчәк, һәм 30 апрельгә һава +16 градуска кадәр җылыначак.

Шуңа карамастан, апрель ахырына кадәр һәм майның беренче көннәрендә төбәктә яңгырлы һава торышы сакланачак — явым-төшем көн саен көтелә.

Ә чын-чынлап җылы Башкортстанга календарь җәй башлангач кына киләчәк. «Фобос» үзәге хәбәр иткәнчә, 4 июньдә инде температура көндез +26 градуска җитәчәк.

Автор:
Читайте нас