Новости
21 Апреля , 10:20

Кычыткан ашы файдалы

Язның иң файдалы үләненнән тәмле аш әзерлик, дуслар. Аны май аенда бер-ике тапкыр пешереп ашарга кирәк.

Язның иң файдалы үләненнән тәмле аш әзерлик, дуслар. Аны май аенда бер-ике тапкыр пешереп ашасаң, файдасы ел буена җитә, дип әйтә иде нәнәйләр.

Ит шулпасын кайнатырга, сөзәргә, шулпага бер-ике бәрәңгене саламлап турап салырга. Майда кыздырылган кишер белән суганны да кушып җибәрергә.

Яңа гына җыйган кычыткан яфракларын юып, кайнар су белән пешекләргә, аларны вак итеп турарга һәм дүрт-биш йомырка салып тугларга. Шулпага йомыркалы кычыткан яфракларын салырга, кайнап чыккач та бераз сүрән утта тотарга. Дәфнә яфрагы салырга онытмагыз.

Бу язгы аш файдалы да, тәмле дә була!

Автор:
Читайте нас