

Балтач районында хәрби хезмәткә чакыру чорында үткәрелә торган “Призывник көне” елдан-ел эчтәлеге белән баеп, матур традициягә әверелде. Быелгы чара да армия сафларына юлланучы егетләр өчен рухи күтәренкелек, ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарылган мохиттә узды.
Илебез иминлеген сакларга әзерләнгән яшьләр һәм кунаклар район мәдәният сараена җыелды. Халыкта армиягә китүче егетләргә һәрчак аерым хөрмәт күрсәтелгән. Чөнки Ватанны саклау – җаваплы да, җиңел булмаган бурыч. Ил тынычлыгы, халык иминлеге нәкъ менә солдатларның намуслы хезмәтенә бәйле.
Чараның беренче өлешендә призывниклар үз көчләрен спорт бәйгеләрендә сынады. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында турникта күтәрелү, гер күтәрү һәм дартс буенча ярышлар оештырылды. Егетләр сынатмады: һәр бәйге кызу көрәш шартларында, шул ук вакытта дусларча рухта узды.
Нәтиҗәләр дә куанычлы булды. Турникта күтәрелүдә Илназ Назмутдиновка тиңнәр табылмады, икенче-өченче урыннарны Эльмир Низамов һәм Ренат Ахатов бүлеште. Дартс уенында да Илназ беренчелекне яулады, Нияз Шәяхмәтов белән Ренат Ахатов призерлар сафына керде. Гер күтәрүдә шулай ук Илназ Назмутдинов беренче урынны алды, Радим Хәлиуллин – икенче, Никита Талипов – өченче булды. Барлык бәйгеләрдә дә өстенлек күрсәткән Илназ автоматны сүтеп-җыю буенча да осталыгын күрсәтте.
Чараның тантаналы өлешендә район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерде. Ул яшьләргә намуслы хезмәт итеп, туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
Шундый ук теләкләргә Тәтешле һәм Балтач районнарының хәрби комиссары Ансар Арсланов та кушылды. Ул кайда гына хезмәт итсәләр дә, балтачлылар солдат исеменә тап төшермәскә тиешлеген ассызыклады. Районның сугыш, хезмәт, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе урынбасары Пётр Абдулов, шулай ук махсус хәрби операция ветераны Радик Шакиров та үз киңәшләрен биреп, егетләргә җиңел һәм лаеклы хезмәт юлы теләделәр.
Булачак солдатларның әти-әниләре исеменнән Зоя Хаматова чыгыш ясап, егетләргә хәер-фатиха бирде. Ә призывниклар исеменнән Айнур Глимҗанов, үз чиратында, намус белән хезмәт итәчәкләрен ассызыклап, бу җаваплы юлны лаеклы үтәчәкләренә ышаныч белдерде.
Чара кысаларында тагын бер мөһим вакыйга – Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентларын “Яшь армия” хәрби-патриотик хәрәкәтенә кабул итү тантанасы узды. Әлеге хәрәкәт яшьләрдә патриотик рух тәрбияләүдә, киләчәк Ватан сакчыларын әзерләүдә әһәмиятле урын били.
Бәйрәм ахырында район мәдәният сарае хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Җыр-моңнар, дәртле чыгышлар чарага аеруча җылылык һәм күтәренке рух өстәде.
“Призывник көне” – егетләрне армиягә озату гына түгел, ә Ватанга мәхәббәт, җаваплылык һәм горурлык хисләрен ныгыта, буыннар бәйләнешен саклый торган әһәмиятле вакыйга булып кала.