Новости
19 Апреля , 16:20

Гүзәл Абдулвәлеева- Земство укытучысы

Стәрлетамак шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Гүзәл Абдулвәлеева “Земство укытучысы” программасы чикләрендә Югары Карыш урта мәктәбенә эшкә килде.

Гүзәл Абдулвәлеева- Земство укытучысыГүзәл Абдулвәлеева- Земство укытучысы
Гүзәл Абдулвәлеева- Земство укытучысы


Башкортстанда 6 ел элек «Земство укытучысы» программасы эшли башлады. Әлеге программаның төп максаты— квалификацияле укытучыларны авыл һәм кечкенә шәһәрләргә, эшче бистәләргә җәлеп итү. Авыл мәктәбенә эшләргә кайтырга теләк белдерүчеләргә 1 миллион сум акча бирелә.
Стәрлетамак шәһәрендә балаларга рус теле һәм әдәбияты  буенча белем биргән укытучы Гүзәл Радик кызы да шушы программада катнашырга карар итә. Бәләбәй шәһәренә, Мраково авылына укытучылар таләп ителә. Шул исемлектә Югары Карыш урта мәктәбе дә була. Өченче баласы кечкенә булганлыктан Гүзәл Радик кызын авылның саф һавасы, анда җитештерелгән ризыгы ныграк ымсындыра. Тәүдә авыл мәктәбен күреп китә һәм бирегә гаиләсе белән төпләнергә карар итә.
..Гүзәл Радик кызы Федоровка районында туган. Аннары гаиләләре белән Ырынбур шәһәренә барып төпләнгәннәр. Ул анда мәктәпкә укырга керә, урта мәктәпне тәмамлый һәм Ырынбур дәүләт педагогия университетында белем ала. 2007нче елда хезмәт юлын Стәрлетамак шәһәрендә рус теле һәм әдәбияты укутучы буларак башлый. Тормышка чыга, гаиләләрен ямьләп кызлары Руслана дөньяга килә. 2011 елда уллары Дамир, 2023нче елда Данир туа. Кече улларына 9 ай булганда Гүзәл шушы программада катнашырга карар итә.
Бүген өлкән кызлары Стәрлетамак шәһәрендә юрист һөнәрен үзләштерә. Гүзәл Радик кызы тормыш иптәше, ике улы белән Түбән Карыш авылында яши. Икенче уллары Дамир 8 сыйныфта укый, ә кечеләре Данир Түбән Карыш авылындагы балалар бакчасына йөри. Тормыш иптәше вахта ысулы белән себер тарафларныда эшли.
— 2025 елның маенда авылга килдем, мәктәп директоры җылы каршы алды, мәктәпнең төзеклеге ошады. Август аенда килеп төпләндек, —ди ул.
Гаилә өчен өйне дә мәктәп  хәстәрләгән. Сентябрь аенда ук кулыма акча күчте дип билгели укытучы.
Авыл җире шәһәр белән чагыштырганда да белемеңне, күзаллавыңны үстерү өчен зуррак мөмкинлекләр бирә дигән фикердә укытучы.
—Шәһәр җирендә укытучы күпчелеген бер паралельдә укыта, ә авылда барлык сыйныфларда белем бирәсең. Белем арттыру, белгәннәрен яңартып кына тору өчен шәп мөмкинлек, ни дисәң дә вакыт узу белән материал онытыла. Авыл мәктәбендә тәртип белән бәйле бер проблема юк, балалар тәртипле, тыңлаучан. Хәтта тәүдә шундый тынычлыкка өйрәнә алмадым, әмма белем дәрәҗәсе бераз аксый,  вакыт узу белән пробелларны узып чыгарбыз дип өметләнәм, - ди ул. 
Укытучы үз үрнәгендә укучыларны актив булырга өнди.  Бер ел эчендә берничә конкурста катнашырга өлгергән ул.“Иң яхшы сыйныф җитәкчесе” конкурсында катнашкан. “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабының җиңүчесе.

Укытучының үз принциплары бар.  “Минем укучыларым миннән соң репетиторга йөри икән, моны мин мыскыллау дип кабул итәм”, - ди ул.

 Үзенчәлекле алымнары да байтак.

Гүзәл Радик кызына эшендә уңышлар, тырыш укучылар телисе килә.

Бу хакта тулы язманы “Балтач таңнары” гәзитендә укырсыз.

Гүзәл Абдулвәлеева- Земство укытучысы
Гүзәл Абдулвәлеева- Земство укытучысы
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас