

Башкортстан яугире СВОда БПЛА операторы булып хезмәт итүе турында сөйләде.
Якташыбыз 2024нче елда гадәти хәрби хезмәтен үткән, ә аннары йөрәге кушуы буенча контрактка кул куярга һәм СВОга китәргә карар кылган.
—Мин анда булырга һәм туган илгә файда китерергә тиешлегемне ањладым. Башта бераз курку бар иде, ләкин бу—намус эше,—ди яугир.
Гомум әзерлектән соњ ул дроннар белән идарә итү белгечлеген үзләштергән һәм бүген разведка бурычларын үти. Аныњ сүзләренчә, БПЛА алгы сызыкта нәтиҗәлелекне һәм хәвефсезлекне сизелерлек арттыра.
Хәзер “Чуваш” позывнойлы яугир хәрби бурычларны үтәп кенә калмый, яшьрәк хезмәттәшләрен пилотсыз очкычлар белән эшләргә дә өйрәтә.
Хәрбине өендә газиз кешеләре, туганнары, дуслары һәм ињ мөһиме—гаиләсе, бала тудырырга җыенучы хатыны да көтә.
Әлеге вакытта Башкортстанда БПЛА гаскәрләренә контрактчылар җыю дәвам итә. Хезмәт белән кызыксынучылар 122 номерына шалтырата ала. Моннан тыш, Башкортстанда контракт буенча хезмәткә кагылышлы башбат.рф сайты яњартылды. Портал СВО зонасында хезмәт итәргә теләүчеләр өчен БПЛА гаскәрләре өтенлекләре турындагы мәгълүмат белән тулыландырылды. Шулай ук барлык сораулар буенча Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатка 8(34778)-2-16-76 телефон номеры буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы, шулай ук Балтач районы буенча хәрби комиссариат бүлегенә 8(34753)-2-13-34 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итегез. Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомольская ур., 47нче йорт.