Новости
17 Апреля , 05:10

Балтач районында “Сәламәтлек поезды”: кайчан һәм кайда кабул итәчәк

Башкортстанда 13нче апрельдән “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды.

Балтач районында “Сәламәтлек поезды”: кайчан һәм кайда кабул итәчәкБалтач районында “Сәламәтлек поезды”: кайчан һәм кайда кабул итәчәк
Балтач районында “Сәламәтлек поезды”: кайчан һәм кайда кабул итәчәк

Башкортстанда 13нче апрельдән “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе старт алды. 2019нчы елдан башлап инде сигезенче тапкыр үткәрелүче әлеге киңкырлы проект республика сәламәтлек саклау системасында нәтиҗәле һәм халыкка якын формат буларак үзен аклады. “Сәламәтлек поездлары” идеясе республика Башлыгы Радий Хәбировның тәүге башлангычларының берсе буларак тәкъдим ителде һәм бүген инде илнең күп кенә төбәкләрендә дә кулланыла.

Акциянең асылы – медицина ярдәмен халыкка якынайту. “Сәламәтлек поездлары” дип аталган мобиль комплекслар авылларга барып, заманча диагностика һәм консультацияләрне турыдан-туры урыннарда тәкъдим итә. Быелгы акциядә ун күчмә флюорограф, ун маммограф, 49 мобиль ФАП, тугыз сәламәтлек үзәге (шуларның берсе – балалар өчен), Республика кардиология үзәгенең кардиомобиле, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең диагностика комплексы, Уфаның 21нче дәваханәсенең “Хатын-кыз сәламәтлеге” модуле һәм күчмә стоматология кабинеты катнаша.

Балтач районы халкына “Сәламәтлек поезды” быел 13нче июльдән 24нче июльгә кадәр медицина ярдәме күрсәтәчәк.  График буенча, 13нче июльдә – Нөркә, 15нче июльдә – Түбән Сикияз, 16нче июльдә – Тутагач, 17нче июльдә –Көндәшле, 21нче июльдә –Түбән Иванай, 22нче июльдә –Асавка, 23нче июльдә –Мишкә һәм 24нче июльдә  Штәнде авылларына киләчәк табиблар.

Күчмә медицина хезмәте, беренче чиратта, өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен аеруча әһәмиятле. Район үзәгенә барып җитү һәркем өчен дә җиңел түгел, ә “Сәламәтлек поезды” ярдәмендә халык чиратларсыз гына төп тикшеренүләрне уза ала: флюорография, маммография, ЭКГ, кан һәм күз басымын үлчәү, лаборатор анализлар. Шулай ук кардиолог, невролог кебек белгечләр консультацияләр үткәрә, профилактика һәм дәвалану буенча киңәшләр бирә.

Мобиль диагностика үз вакытында авыруларны ачыклау мөмкинлеген дә арттыра. Кирәк булган очракта пациентларга өстәмә тикшеренүләргә юлламалар бирелә, бу исә дәвалауны вакытында башларга ярдәм итә.

Узган елгы нәтиҗәләр моның ачык дәлиле. 2025нче елда “Сәламәтлек поезды” районда 21нче июльдән алып 1нче августка кадәр эшләде. Югары һәм Түбән Кансөяр, Тучыбай, Иске Каргалы, Сәйтәк, Иске Ямурза, Чурапан, Яңа һәм Иске Дүртекәй, Богдан, Иске Тимкә, Түбән һәм Югары Карыш, Анновка, Тушкыр, Мәнәгәз, Яңа Балтач, Асавка кебек төпкел авылларда яшәүчеләр өчен сәламәтлекне тикшерү һәм табиблар консультациясе алу өчен уникаль мөмкинлек булдырылды. Барлыгы 602 кеше тикшеренүләр үткән. 226 кешедә беренче тапкыр авырулар ачыкланган. Алар арасында  хроник бронхит, панкреатит, гипергликемия, анемия, остеоартроз, симерү, варикоз кебек киң таралган чирләр бар.

— “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе бик кирәк чара. Бу мөстәкыйль рәвештә район дәваханәсенә бара алмаган инвалидлар һәм өлкәннәр өчен бик мөһим. Югары квалификацияле табиблар игътибар белән карыйлар, киңәшләр бирәләр, алга таба тикшерү һәм дәвалану өчен нинди белгечләргә барырга киңәш итәләр, — ди үзәк район дәваханәсе баш табибы Салават Гыйльметдинов.

Бүгенге шартларда профилактика медицинасының роле аеруча зур. “Сәламәтлек поездлары” проекты — нәкъ менә шул юнәлештәге нәтиҗәле адым. Ул авыл халкы өчен сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыра, сәламәтлеккә игътибарны көчәйтә һәм авыруларны иртә стадиядә ачыклауны тәэмин итә.

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясе алдагы елларда да дәвам итәр дип көтелә. Димәк, күчмә медицина географиясе киңәеп, тагын да күбрәк авылларны колачлаячак. Сәламәтлеккә юл – ерак түгел, ул сезнең янга үзе килә.

Автор:
Читайте нас