Барлык яңалыклар
Новости
7 апрель , 14:29

Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар

Бүгенге глобаль үзгәрешләр чорында исә яшь буында патриотик тәрбия бирү аеруча әһәмиятле мәсьәләгә әверелә. Шушы юнәлештә тарихи хәтерне саклау, бигрәк тә урындагы һәйкәлләр, мемориаллар һәм музейлар булдыру аша, актуаль булып кала.

Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар
Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар

Илебез халыкларының тарихи дәвамчанлыгы һәр чорда да дәүләт суверенитетын, мәдәниятен, дөньякүләм дәрәҗәсен һәм тотрыклы үсешен саклауда мөһим фактор булып торды. Бүгенге глобаль үзгәрешләр чорында исә яшь буында патриотик тәрбия бирү аеруча әһәмиятле мәсьәләгә әверелә. Шушы юнәлештә тарихи хәтерне саклау, бигрәк тә урындагы һәйкәлләр, мемориаллар һәм музейлар булдыру аша, актуаль булып кала.

Россиядә “мемориализация” традицияләре борынгыдан ук киң таралган. Батырларны хөрмәтләү, аларга һәйкәлләр кую, легендалар һәм эпослар тудыру – болар барысы да халык хәтерен саклауның аерылгысыз өлеше. Рәсми мемориаллардан аермалы буларак, урындагы истәлекле урыннар еш кына җәмгыятьнең чын тормышын һәм рухын тулырак чагылдыра.

Соңгы елларда, бигрәк тә махсус хәрби операция башланганнан соң, хәтерне мәңгеләштерү эше дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү буенча бердәм тәкъдимнәр эшләнде. Бу документларда тарихи дөреслекне саклау, гражданнарда ватанпәрвәрлекне тәрбияләү, илебезне саклаучыларга хөрмәт белдерү—төп бурычларның берсе итеп билгеләнә.

Хәрби һәйкәлләр, мемориаллар һәм музейлар – тарихи сәясәтнең көчле коралы. Алар җәмгыятьне берләштерә, мәдәни-тарихи үзбилгеләнүгә ярдәм итә, яшь буынны өлкәннәрнең батырлык традицияләрендә тәрбияли. Әмма бу эш халык катнашыннан башка мөмкин түгел.

Балтач районы халкы бу юнәлештә актив эш алып бара. Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров исемендәге Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда даими рәвештә яңа экспозицияләр барлыкка килә. Укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм музей активистларының эзләнүләре нәтиҗәсендә “Хәтер стенасы” “СВО герое Р. Шәйхаттаров” экспозицияләре булдырылды, шулай ук “Үлмәс Шакиров – Советлар Союзы Герое” экспозиция яңартылды.

Бөек Ватан сугышы чоры хәрби көнкүрешенә багышланган бүлек тә тулыланды: Яңа Балтач авылында яшәүче Илшат Сафин шәхси архивыннан хәрби артефактлар тапшырды. Моннан тыш, махсус хәрби операциягә багышланган яңа музей экспозициясе булдыру эше алып барыла. Бу проект район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Илназ Әхмәтов һәм СВОда катнашучы Айдар Сибатов ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Музей активистлары киләчәктә дә халык белән тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнә. Тарихи хәтерне саклау – һәркемнең уртак бурычы һәм бу эштә һәркемнең өлеше бәяләп бетергесез.

Ф. ШӘРТДИНОВА, И. ӘХМӘТОВ, укытучылар һәм Иске Балтач 1нче урта мәктәбе музее активистлары.

Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар
Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар
Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар
Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар
Үткәнен хәтерләгән бүгенге көннең киләчәге бар
Автор:
Читайте нас