Район Хакимиятендә язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Чарада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкорт агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылҗанов, “Россельхозцентр”ның Башкортстан филиалы җитәкчесе урынбасары Зиннур Гыйниятуллин, Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы студентлары, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
— Быел яз иртә килә. Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр калып бара. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта әзерлек эшләре төгәл һәм вакытында башкарылырга тиеш, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров чыгышында тармакның үсеш мөмкинлекләренә тукталды. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы район өчен эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим һәм перспектив юнәлеш булып кала. Районның гомуми җир мәйданы 155 мең гектар тәшкил итә, шуның 100 мең гектары — авыл хуҗалыгы җирләре.
Узган ел күрсәткечләре дә тармакның тотрыклы үсешен раслый. 2025нче елда авыл хуҗалыгы тармагында төп капиталга инвестицияләр 211,8 миллион сумнан артык тәшкил иткән, шул исәптән 174,7 миллион сумлык техника һәм җиһазлар сатып алынган. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика һәм федераль бюджетлардан 33,2 миллион сум күләмендә субсидияләр алган. Ел башыннан 3,3 миллиард сумлык тулай продукция җитештерелгән, бу узган ел дәрәҗәсенә карата 105,3 процент тәшкил итә. Аграрийлар тарафыннан 62,3 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 23,1 центнердан артып киткән.
Агымдагы елга планнар да билгеле. 2026 елда барлык хуҗалыкларда чәчү мәйданы 45 721 гектар тәшкил итәчәк. Язгы чәчү 29 520 гектарда үткәреләчәк. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 17 мең гектарны биләячәк, майлы культуралар — 6 800 гектар, терлек азыгы культуралары — 4 350 гектар. Көзге культуралар өчен 10 435 гектар пар җирләре әзерләнә.
Семинар барышында белгечләр тармакның актуаль мәсьәләләрен күтәрде. Башкорт агрохимия хезмәте үзәге директоры Данис Фазылҗанов авыл хуҗалыгы җирләренә агрохимик һәм экологик-токсикологик тикшерүләр үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде. “Россельхозцентр”ның Башкортстан филиалы җитәкчесе урынбасары Зиннур Гыйниятуллин орлыкчылык өлкәсендәге яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштырды.
Ветеринария хезмәте дә игътибардан читтә калмады. Балтач районы ветеринария станциясе начальнигы Тимергали Рамазанов республикадагы һәм райондагы эпизоотик хәл, вакцинация мәсьәләләренә тукталды.
Ә район дәүләт техник күзәтчелеге секторы мөдире Айрат Галләмов агросәнәгать комплексындагы техник тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. “Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы техникаларын тикшерүнең беренче этабы үтте. Әзерлек дәрәҗәсе 68 процент тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечләргә караганда дүрт процентка артыграк та. Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы техникалары да барлык техник тикшерүләрне уңышлы үтте һәм имтихан кабул итәргә әзер”,- дип билгеләп үтте Айрат Әхнәф улы.
Киңәшмә практик өлеш белән тәмамланды — катнашучылар “А7 Агро” җәмгыяте техникалары белән танышты.
Язгы кыр эшләре — авыл хуҗалыгы елының иң җаваплы чорларының берсе. Шуңа күрә бүгеннән үк һәр детальне уйлап, оешкан төстә эшләү уңышның нигезе булып тора.