Барлык яңалыклар
Новости
1 апрель , 20:29

Балалар иминлеге: районда профилактик чаралар көчәйтелә

Яз җитү белән урамнарда скутер, мопед һәм мотоциклда йөрүче балалар һәм яшүсмерләр саны арта. Бу исә юлларда хәвеф-хәтәрләр куркынычын да көчәйтә. Әлеге мәсьәлә район Хакимиятендә узган ведомствоара комиссия утырышында төп темаларның берсе булды.

Балалар иминлеге: районда профилактик чаралар көчәйтелә
Балалар иминлеге: районда профилактик чаралар көчәйтелә

Яз җитү белән урамнарда скутер, мопед һәм мотоциклда йөрүче балалар һәм яшүсмерләр саны арта. Бу исә юлларда хәвеф-хәтәрләр куркынычын да көчәйтә. Әлеге мәсьәлә район Хакимиятендә узган ведомствоара комиссия утырышында төп темаларның берсе булды.

Чарада район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, район мәгариф бүлеге вәкилләре, юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, социаль педагоглар һәм психологлар катнашты.

Утырыш барышында билгеләп үтелгәнчә, соңгы вакытта интернет челтәрләрендә һәм гәзит-журнал битләрендә мотоцикл, квадроцикл катнашында балалар белән булган юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәрләр еш очрый. Белгечләр фикеренчә, ата-аналар тарафыннан балаларга мондый транспорт чараларын “уенчык” буларак бүләк итү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Яшүсмерләр арасында “текә” булып күренү теләге өстенлек алса да, хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмау фаҗигаләргә китерергә мөмкин.

— Кар эреп, юллар ачылу белән еш кына яшүсмерләр, траснпорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш, мотоцикл, скутер, мопедларда юлга чыга. Кызганычка каршы, алар еш кына хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәми, тизлекне арттыра. Мондый очраклар көтелмәгән фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Безгә бәла килеп чыкканын көтеп утырырга түгел, ә алдан ук профилактик чаралар күрергә кирәк, — дип ассызыклады Инзилә Гасыймҗанова.

Комиссия утырышында балалар арасында аңлату эшләрен көчәйтү, ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү кебек чараларны киңәйтү зарурлыгы билгеләнде. Шулай ук дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаганнарның транспорт чаралары белән идарә итү очракларын ачыклау максатыннан даими рейдлар үткәрү мөһимлеге ассызыкланды.

Моннан тыш, утырышта комендант сәгатен үтәү мәсьәләсе дә күтәрелде. Кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, кичке 22:00 сәгатьтән иртәнге 06:00 сәгатькә кадәр 17 яшькә кадәрге балаларга ата-аналар яки законлы вәкилләр озатуыннан башка җәмәгать урыннарында булу тыела. Әлеге таләпләрне үтәүне контрольдә тоту максатыннан рейдларны көчәйтү кирәклеге билгеләнде. Бу чаралар хокук саклау органнары һәм мәктәп вәкилләре белән берлектә оештырыла һәм үсмерләрнең иминлеген тәэмин итүгә, хокук бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән.

Балалар иминлеге – җәмгыятьнең уртак җаваплылыгы. Шуңа күрә бу юнәлештә системалы эш алып бару, һәркемнең игътибарлы булуы аеруча мөһим.

Автор:
Читайте нас