Барлык яңалыклар
Новости
31 март , 20:31

Балтачлылар Уфада узган фестивальдә янә зур уңышларга иреште

Бүген Уфа шәһәрендәге “Торатау” Конгресс-холлында “Россия мәктәп язы” Бөтенроссия проектының төбәк этабы Гала-концерты узды. Республиканың төрле почмакларыннан җыелган сәләтле укучылар арасында Балтач районы вәкилләре югары уңышларга иреште.

Иске Балтач урта мәктәбенең “Яшь барабанчылар” коллективы һәм Әмирә Гыйльметдинова барлык сайлап алу этапларын да уңышлы узып, Гала-концерт сәхнәсендә лаеклы чыгыш ясадылар.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Яшь барабанчылар” коллективы “Оригиналь жанр – зур коллективлар” номинациясендә Гран-прига лаек булды. Коллективның җитәкчесе – Гөлназ Кашанова.

Шулай ук шәхси чыгышларда да балтачлылар сынатмады. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Әмирә Гыйльметдинова “Оригиналь жанр – соло” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен яулады. Аның остазы – Раушания Хәсәнова.

Әйтергә кирәк, бу – Балтач яшьләре өчен беренче генә зур уңыш түгел. Узган елда да “Яшь барабанчылар” коллективы һәм Әмирә Гыйльметдинова әлеге фестивальдә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар иде. Быел да алар үзләренең югары дәрәҗәдәге осталыкларын раслап, тамашачыларның алкышларына күмелде.

Чара яшьләр сәясәте министрлыгы һәм “Беренчеләр хәрәкәте” ярдәмендә оештырылды. Фестиваль яшь талантларны ачу, аларга иҗади үсеш өчен мөмкинлекләр тудыру максатын куя һәм бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара.

Исегезгә төшерәбез, 2024нче елда Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган Мәдәни инициативалар фондының икенче грант конкурсында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе “Яшь барабанчылар” проекты белән җиңү яулады.

Проектны тормышка ашыруга бүленгән акчалар ярдәмендә Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 12-16 яшьлек кызлардан торган уникаль “Яшь барабанчылар” отряды барлыкка килде. Әлеге отрядны булдыру турында карар мәктәп укучыларының үзләренең инициативасы буенча кабул ителгән. Проект җитәкчесе – Гөлназ Кашанова.

Балтачлылар Уфада узган фестивальдә янә зур уңышларга иреште
Балтачлылар Уфада узган фестивальдә янә зур уңышларга иреште
Балтачлылар Уфада узган фестивальдә янә зур уңышларга иреште
Балтачлылар Уфада узган фестивальдә янә зур уңышларга иреште
Автор:
Читайте нас