Республикада алдагы көннәрдә язгы һава торышы урнашачак, дип фаразлый Башгидрометүзәк синоптиклары.
Әйтик, бүген, 23 мартта, көн явым-төшемсез. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы көндез +3,+8, таулы районнарда +13 градуска кадәр җитә.
Сишәмбе, 24 мартта, һава температурасы төнлә -2, -7, урыны белән -12, көндез +6,+11 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 25 мартта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяктан уртача. Төнлә термометр баганалары +1, -4, урыны белән -9, көндез +5, +10, республиканың көнчыгышында +15 градуска кадәр төшәчәк.