Барлык яңалыклар
Новости
21 март , 12:14

Русиянең атказанган төзүчесе ул

Себернең чатлама суыкларында 40 ел тырышып эшләгәннән соң мондый югары исемгә лаек була райондашыбыз.  — Без төзүчеләр буш урынга киләбез. Бездән соң матур йортлар калкып чыгуы барлык авырлыкларны оныттыра да инде, —ди ул.

Русиянең атказанган төзүчесе ул
Русиянең атказанган төзүчесе ул


Югары Янактай авылында туып, бар гомерен төзелеш өлкәсенә багышлаган Алик Исламов 2008нче елдан алып Русия Федерациясенең атказанган төзүче исемен йөртә. Бу югары исем аңа 40 ел төзелеш тармагында көч салганнан соң бирелә. Тырыш хезмәт, тир түгеп алынган исеме белән түгел, ә үзе артыннан мәһабәт биналар, матур йортлар калдыруы белән горур һәм бәхетле ул.
Төзелеш эшен ул үз–үзен белә башлаганнан алып яратып башкара. Шулай булмаса, ул бар гомерен шушы өлкәгә багышлый алмас та иде. Төзелеш барышы, процессы ошый аңа. Буш урында калкып чыккан мәһабәт йортлар, биналарны күрү аңа ниндидер шатлык тойгысы бирә. Ә авыл малаеның үткәннәре күпләрнеке белән аваздаш. Алик Сабирьянович 1960 елның 31нче гыйнварында ишле балалы гаиләдә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, ары таба Яңа Ямурза урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Үзбәкстан тарафларына чыгып китә, биредә аның бертуган абыйсы яшәгән була. Монда бераз эшләп алганнан соң, туган авылына кайта һәм хәрби бурычын үтәргә юллана. Казахстан якларында үтә аның армия еллары.
Изге бурычын үтәгәннән соң да Үзбәкстанга юллана. Джизак шәһәрендә төзүче булып эшкә урнаша. Биредә тормыш иптәшен очрата, Дүртөйле районыннан килгән Флүрә Мәсгүт кызы белән гаилә коралар.
1986нчы елда ул Сургут районының Федоровский посёлогына яшәргә күченә. Чит тарафларда яшь гаилә башлыгы тиз арада йорт салып, анда тормыш иптәшен алып килә. Сургут шәһәрендә райондашыбыз төзелеш училищесында укый. 1998нче елга кадәр төзелеш трестында төзүче-монтажник булып көч сала. Өйләр, мәдәни һәм социаль объектлар төзи. Уникешәр метр свай кагып өйләр төзегән вакытларны да искә төшерде ул. Свайларны ничә метр кагу ул инде өйнең ничә катлы булуына бәйле дип билгели төзүче. Федоровский посёлогында һәм Сургут шәһәрендәге торак йортларның, социаль объектларның күбесендә аның көче салынган.
1998нче ел ул “Сургутжилстрой” трестыннан “Сургутнефтегаз” оешмасына күчә. Төзүче монтажчы булып көч сала. Бу юлы инде күпчелеген нефть белән бәйле объектлар төзиләр. Компрессион насос станцияләрен сафка бастыруда үз өлешен кертә.
Тырыш хезмәтен күреп Алик Исламовны төзелеш бригадасының бригадиры итеп үрләтәләр. Эшчеләр һәм җитәкчеләре арасында бәйләүче ролен башкара. Якутиядә эшләгән мәлләре күңелендә нык уелып калган.
— Безнең бригада Якутиягә иң беренчеләрдән булып килде. Бу 2006нчы елның августы иде. Безнең төп бурыч— гидро-техник электр станциясе төзү иде. Кырык кешелек гомум тораклар төзеп сафка басытыргач кына станция төзәргә керештек, —ди Алик Сабирьянович.
Биредә зур төзелеш эшләре башкарганнан соң, 2008нче елда райондашыбызга Русиянең атказанган төзүчесе исеме бирелә. Алик Исламов җиң сызганып эшли. Иртә таңнан чыгып китәбез, төнлә кайтып керә идек дип үткәннәрен искә ала ул. Эшен күрә белгәннәр һәм югары бәһалаганнар. Алик Сабирьянович “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орден медале, Русия Федерациясе Энергетика министрлыгының медальләре белән бүләкләнгән. Русия Федерациясенең Хезмәт ветераны ул. Тормыш иптәше Флүрә Мәсгут кызы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, хаклы ялга чыккан. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, югары белем биргәннәр.
— Без төзүчеләр буш урынга киләбез. Бездән соң матур йортлар калуы барлык авырлыкларны оныттыра да инде, —ди ул.
Хаклы ялга туктагач Алик Исламовны туган як үзенә тарта. Тормыш иптәше белән туган якларына, әти-әнисенең нигезендә гомер кичерә башлыйлар. Авылдашлары белән аралашып яшиләр. Тормыш иптәше “Саскавий” фольклор ансамбле белән бергә чыгышлар ясый. Яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәтәләр.
...Нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсә дә, адәм баласы өчен туган як иң кадерлесе, иң газизе булып кала. Шушы язма мисалында моның чынлыгына тагын бер кат төшенәсең.
Рифина НИГАМӘЕВА.
Автор фотосы.

Автор: Рифина Нигамаева
Читайте нас