Мата авылында бүген Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Ул халкыбызның борынгыдан килгән, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы.
Нинди генә кызыклы уеннар булмады биредә. Маталылар рәхәтләнеп туп тәгәрәттеләр, аркан тарттылар, скакалкада сикерделәр, тюбингта шудылар, көянтә асып узыштылар...
–Авылыбызда кышны менә шулай күңелле итеп озату борынгыдан килә. Алда – гөрләвекле яз. Ә яз белән бергә күңелләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылык кына булуына ышаныйк, – ди маталылар.
Нәүрүз бәйрәме — ул табигатьнең яңарышын гына түгел, ә халыкта татулыкны һәм бердәмлекне дә ныгыта. Борынгыдан ук сакланып килгән бу күркәм традиция бүген дә үзенең әһәмиятен югалтмый, киресенчә, заманча шартларда яңа эчтәлек белән баетыла.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле – ул, әлбәттә, карачкы яндыру. Карачкы януын күзәтеп торган бар халык киләсе кышларны да исән-имин, тынычлык белән каршы алырга язсын, хәерле язлар килсен, дигән изге теләктә калды.