“Русия – мөмкинлекләр иле” федераль проектының уңышлы гамәлгә ашырылуы яшь буынны үз инициативаларын тормышка ашырырга, яңа проектлар башларга этәрә. Бу юнәлештә ясалган тагын бер зур адым – Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында “Мөмкинлекләр старты” дип аталган район форумының уңышлы үтүе булды. Чараның төп максаты – яшьләрнең инициативаларын һәм социаль проектларын хуплау, аларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачу.
Форумның ачылуында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районда яшәүче яшьләрнең активлыгын һәм максатчанлыгын аерым билгеләп үтте. Ул бер төркем яшьләргә паспортлар тапшырды. Моннан тыш, яшьләр сәясәтендә активлык күрсәтүчеләргә Башкортстан Республикасының “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге, шулай ук район Хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый бүләкләүләр, һичшиксез, үз көчен һәм вакытын җәмәгать файдасына багышлаган яшьләрне тагын да югарырак үрләр яуларга этәрә, аларны алга таба да актив эшчәнлек алып барырга өнди.
Форумның практик өлеше дә бик файдалы булды. Катнашучылар волонтерлык эше хәрәкәтенең мөһимлеге, яшьләр өчен грантлар алу юллары, проект гаризаларын дөрес итеп тутыру серләре кебек актуаль темалар буенча мәгълүмат алдылар. Бу үз проектларын тормышка ашыру өчен бик мөһим адым, чөнки дөрес язылган гариза – ул инде ярты җиңү дигән сүз.
Форумның аерым бер уңышы – “Росмолодежь.Гранты” программасы эксперты Лилия Батршина үткәргән осталык дәресе. Ул яшьләргә грант алуның нечкәлекләре, проектларны эффектив алып бару, аларны җәмгыять өчен файдалы итү буенча төгәл һәм кирәкле киңәшләр бирде. Аның тәҗрибәсе белән бүлешүе, яшьләрне барлык сорауларына җавап табуга ярдәм итте.
“Мөмкинлекләр старты” форумы, һичшиксез, яшьләрнең активлыгын арттыру, аларның инициативаларын хуплау һәм үз идеяләрен тормышка ашыру өчен тагын бер мөһим адым. Чарада катнашучыларның күпчелеге бирелгән мәгълүматның гаять файдалы һәм практик булуын, аерым алганда, грант алу юллары турындагы мәгълүматның бик актуаль булуын билгеләп үтте. Мондый форумнарның даими үткәрелүе яшьләрнең потенциалын ачуда, аларны ил файдасына эшләүгә юнәлтүдә зур роль уйный.