Балтач районының "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре Артемовски шәһәре округы Чемпионатыннан җиңүләр яулап кайттылар. Евгений Андреев җитәкчелегендәге яшь спортчылар көчле көндәшләр арасында үзләрен танытып, район данын лаеклы якладылар.
"Ката" буенча узган ярышларның төркемнәр арасындагы бәйгесендә балтачлылар күрсәткән нәтиҗәләр сокландырды. Алина Сафина – беренче, Арслан Солтанов, Камила Шакирова, Раиль Камилҗанов икенче урынны яуладылар. Шулай ук биредә Алина Сафина һәм Марат Борһанов, Рәнис Камилҗанов белән Имиль Муллахмәтов икенче урынга чыктылар.
"Ката"ның шәхси зачетында да балтачлыларның уңышлары дәвам итте. Камила Шакирова үзенең осталыгын күрсәтеп, беренче урынны яулады, ә Арслан Солтанов өченче баскычка күтәрелде.
“Кумитэ” төркемендә Тамерлан Мусин – икенче, Алина Сафина, Имиль Муллахмәтов, Арслан Солтанов өченче урынга лаек булдылар. Рияз Вәлиев та яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясады.
Яшь каратистчыларыбызны югары уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!