Элек-электән оста куллы ханымнар милли көйләребезне көйләп, җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, йон эрләгәннәр. Болар хәзер сирәк күренешкә әверелсә дә, мондый уңганнар арабызда булуы шатландыра.
Күңелләренә хуш килгән шөгыль табып, матурлык тудыралар. Буш вакытларын файдалы итеп үткәрә беләләр. Югары һәм Түбән Янактай авылларында оста куллы ханымнар күп икән. Күргәзмәдә тәкъдим иткән эшләрнең күбесе аларныкы иде.
Түбән Янактай авылында яшәүче Зинаида Илимбаеваның кул эшләре күзнең явын әллә кайдан үзенә тартып тора. Нарат, чыршы күркәләреннән ясалган гөлләмәләр, картиналар, курчакларга дип тегелгән милли костюмнар, тукыма кисәкләреннән тегелгән япмалар— болар барысы да аның кул эшләре.
Зинаида Минелбаевна 1993нче елда безнең районга кайтып төпләнгән. Тормыш иптәшенең туган авылында мәһабәт йорт салып чыкканннар. Моңа кадәр алар Үзбәкстанда яшәгәннәр, Стәрлетамак шәһәрендә гомер кичергәннәр. Зинаида Минелбаевна сатучы булып эшләп хаклы ялга чыккан, ул вакыттан алып ул кул эшләре белән шөгыльләнә.
—Тормыш иптәшем вафат булды, кызларым читтә яшиләр. Күршем Зоя Абдулвалиева белән бергәбез. Кул эшләрен яратам. Җәйләрен нарат, чыршы күркәләрен җыяп куям. Кара көзләрдә, салкын кыш көннәрендә аларны акрил буяуларына буйым. Кул эшләре тынычландыра, —ди ул.
Моннан тыш ул 2022нче елдан алып “Саскавий” ансамбле белән чыгыш ясый. Төрле чараларда теләп катнаша. Тегүче буларак та төп ярдәмчебез, дип билгеләде аның хакында авыл китапханәчесе Динария Мухина.
Икенче уңганыбыз— Елена Ахмадиева, ул 15 ел элек Янактай авылына кайтып төпләнгән. Нефтекама шәһәрендә яшәгәндә мунчалалар бәйләү серенә өйрәнгән. Ул төрле төсле мунчалалар бәйли. Исемнәрен дә язып бәйли, күпчелеген туганнарыма бүләк итәм, ди ул.
Шушы авылның килене, бүгенге көндә Иске Балтач авылында яшәүче Светлана Мухина ротангтан кәрзиннәр үрә икән. Моңа кадәр ул төрле кәгазьләрдән кәрзиннәр ясаган булган.
— Хәзер теләгең генә булсын, бөтен нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Интернет челтәрендә барысы да ьентеклщп аңлатыла. Җепләрне дә шунннан сатып алабыз, төрле төсләр белән ясыйм. Әйберләрне үзем өчен генә ясыйм, сатуга чыгарганым юк, — Светлана Апьяриевна.
Люция Валиахметованың кул эшләре дөнья көткәндә мөһим. Аның оста куллары белән бәйләнгән тапочкилары, башлыклары һәм башка әйберләре көндәлек тормышыбызда бик тә кирәк.
Валентина Яндубаева да шул ук төбәк уңганы. Ул йон эрләү остасы. Онытылып барган кәсеп буенча ул бүген укучыларга осталык дәресе күрсәтте.
Осталарның байтагы гомерләрен читтә яшәп, олыгайган көннәрендә туган якларына кайтып төпләнгән кешеләр. Ничек кенә булмасын туган як үзенә тарта ул, диләр.
Борынгыдан килгән кәсепләрне алар яшәтә.