Барлык яңалыклар
Новости
10 март , 13:41

Батырлар эзсез югалмый

14нче мартта «Ватандаш» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган хәбиләрне эзләү буенча акция үткәрә.

Батырлар эзсез югалмый
Батырлар эзсез югалмый

14нче мартта «Ватандаш» журналы редакциясе Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган хәбиләрне эзләү буенча акция үткәрә.

Хәбәрсез югалган туганыгызның язмышын күптән белергә телисез икән, 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан Матбугат йортына килегез. “Русиянең эзләү хәрәкәте”нең Башкортстандагы төбәк бүлеге әгъзалары сезнең геройны эзләүдә ярдәм итәрләр.

Интернетта солдатны мөстәкыйль эзләп карарга мөмкин булган махсус ресурслар бар. Ләкин эзләүчеләр ия булган эзләү алгоритмнарын барысы да белми, шуңа күрә барысы да туганын эзен таба алмый. Сугыш тәмамлануга карамастан, күп кенә гаиләләрдә үзләренең туганнары һәм якыннары язмышы турында әлегә кадәр белмиләр. Хәбәрсез югалганнар саны турында рәсми статистика юк.

14нче мартта Матбугат йортына килергә теләүчеләргә югалган солдат турында язма рәвештә булган барлык мәгълүматларны: исем-шәрифен, туган елын һәм урынын, кайчан һәм нинди райвоенкомат тарафыннан чакырылганын, хәрби часть номерын, кайда хәрби хезмәт үткәнен, хәрби званиесен белеп килергә кирәк. Теләсә нинди өстәмә белешмәләр (кайсы госпитальдә дәваланганы һ.б.) эзләүчеләргә бурычны җиңеләйтә ала.

Автор:
Читайте нас