Салкын, озын кышлардан соң беренче булып килгән яз, наз бәйрәмен- 8 Мартны һәммәбез дә көтеп ала.
Бу көнне гүзәл затларга кадер-хөрмәт күрсәтелә.
Әниләребез, зур әниләребез адресына җылы сүзләр, изге теләкләр яңгырый.
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйгедә иң уңган, булдыклы, тырыш зур әниләр катнашты.
Зур әниләр ике командага бүленеп көч сынашты.
Алар тәүдә бер-берсен сәламләделәр, җыр, бию, нәфис сүз, төрле өлкәләрдә үзләрен сынадылар.
Бик матур чыгыш ясадылар, рәхмәт аларга.
Ирина РАЗЕТДИНОВА,
мәдәни чараларны оештыручы.