Иң тәүдә Иске Тимкә авылыннан күп балалы гаилә Лилия һәм Шамил Шәңгәрәевларны хөрмәтләделәр. Аларның быел тугызынчыга кызлары дөньяга килде.
БР Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссары Ансар Арсланов райондашларыбызга һәлак булганнан соң бирелгән наградаларын якыннарына тапшыруы бик дулкынландыргыч мизгел булды. Асавка авылы егете Радмир Галиев һәлак булганнан соң Суворов медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аның наградаларын әти -әнисе һәм кечкенә улы менеп алды.
Югары Карыш авылыннан Вадим Хасанов һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Аның наградасын да әти-әнисенә тапшырдылар.
Дөньяның бар яме- хатын-кызларда. Районыбызның сәләтле, җыр-моңга гашыйк ир егетләре гүзәл затларга музыкаль күчтәнәч әзерләгән иде. Утыз бер номерның барысы да көчле хат вәкилләре катнашлыгында оештырылган иде.