Барлык яңалыклар
Новости
9 март , 19:31

Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар

Яңа вакыт- яңа геройлар. Бүген безнең өчен геройлар -СВОда катнашучылар. Якыннарын югалткан әниләр, тормыш иптәшләре өчен бүген бигрәк тә авыр...   СВОда һәлак булган яугирләрнең әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирделәр

Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар

 Бу очрашу Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үтте. ЗАГС бүлегенең залында түгәрәк өстәл артында җыйдылар аларны.

Очрашуда  район Хакимияте Башлыгы Илгиз Субушев, аның урынбасары Инзилә Гасыймҗанова, БР Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссары Ансар Арслановлар  чәй табыны артында якыннарын югалткан райондашларыбыз белән аралаштылар.

Әниләрне бихисап сораулар борчый.  Ни генә дисәң дә, исәннәргә ары таба яшәргә, эшләргә һәм балалар үстерергә кирәк.  Алар юл ремонтлау, урамда яктылык булмау,  зәңгәр ягулык кертү, хәрби пенсия, хәтта бодай һәм утын алу кебек сорауларны күтәреп чыктылар.

СВОда катнашучыларның гаиләләре район Хакимиятенә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алуларын , алар өчен 54 төр дәүләт ярдәме каралганлыгы хакында да әйттеләр җитәкчеләр.

Бары тик үтенечләрне гариза итеп язарга кирәклеге, алар 30 көн эчендә хәл ителгәнлеген дә ассызыкладылар.

 Балаларын югалткан әниләр бергә җыелып тукмач кисәргә кирәклеге турында да фикер алыштылар.

 СВОда һәлак булганнар истәлегенә стелла ачу хакында да сөйләштеләр. Герой парталарын туплап, бер урында музей булдарырга кирәк дигән фикер дә яңгырады.  

 Бәйрәм уңаеннан Венера Галиевага улы Динарның командиры җибәргән  чәчәк гөлләмәләрен тапшырдылар.  Ананың шушы чәчәкләрне алганда елавы залда утыручыларны да күзләрен чылатты. Бала югалтудан да ачырак кайгы юк,  шушы аналарга күркәм сабырлык телибез. 

 Очрашу ахырында район җитәкчесе бирегә килгәннәргә бәйрәм хөрмәтеннән чәчәкләр тапшырды.

Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Балтачта СВОда һәлак булган яугирләрнең иң якыннары белән очраштылар
Автор: Рифина Нигамаева
Читайте нас