Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 16:27

Балтачның тугыз сабыйга җан җылысы өләшүче әнисе ул

Иске Тимкә авылында яшәүче Лилия һәм Шамил  Шәңгәрәевлар гаиләсе тугыз сабыйга гомер бүләк иткән әни һәм әти. Агымдагы елда аларның ишле гаиләсен тагын да тулыландырып кызлары Амелина якты дөньяга килде. Балалары  сау-сәламәт, укуда тырышлар, хезмәт сөючән булып үсеп киләләр. Әти-әни өчен моннан да зур бәхет юк.

Балтачның тугыз сабыйга җан җылысы өләшүче әнисе ул
Балтачның тугыз сабыйга җан җылысы өләшүче әнисе ул

Иске Тимкә авылында туып-үскән Лилия Гатифҗан кызы һәм Богдан авылы егете Шамил Әдип улы 2006 елның 1нче сентябрендә никах укыталар. Моңа кадәр Лилия туган авылында урта мәктәпне тәмамлап, Бөре  кооперация техникумында  техник-технолог һөнәрен үзләштерә. Яшьләр Екатеринбург шәһәрендә яши башлыйлар. Гаиләләрен ямьләп тәүге  сабыйлары — Илдар якты дөньяга килә. Бүгенге көндә ул Нефтекама шәһәрендә һөнәр үзләштерә. Икенче кызлары Лиана  Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең  10нчы сыйныфында белем ала. Бик актив кыз ул, “Беренчеләр хәрәкәте” секретаре. Узган елда “Беренчелер хәрәкәте”  белән берлектә Мәскәүгә сәяхәт кылган. Өченче уллары Ильмир —7  сыйныф укучысы. Әтиләре авырып киткәч, яшь гаилә  Иске Тимкәгә кайта.  Монда инде уллары Наил туа. Ул әлеге көндә 5нче сыйныфта укый. Өченче сыйныфта белем алучы Эмиль һәм 1нче сыйныфта укучы Альмир да бик тырышлар. Эмилиягә биш яшь тула, ә Амелиягә нибары 3 яшь.  Биш абыйсына һәм 3 апасына сеңел булып туган Амелина 40 көнлек кенә кул баласы.

Ишле балаларны тәрбияләү, белем бирү өчен күпме көч кирәк. Мәктәп яшендәге һәр бала яхшы укый, барысы да бию түгәрәгенә йөри.  Йөзү, каратэ һәм гимнастика белән шөгыльләнәләр.

Әлбәттә, ишле баланы ашату-эчертү, киендерү белән беррәттән, түгәрәкләргә йөртү өчен күпме чыгымнар таләп ителә.

— Унике ел инде Иске Тимкә һәм Иске Балтач авыллары арасын таптыйм. Көненә 3 тапкыр барып кайтам. Зарланмыйм. Иң мөһиме — балаларым сау-сәламәт булсын. Төп ярдәмчем —әнием. Ул балаларны карарга ярдәмләшә. Ник авыл мәктәбендә укытмыйсың диючеләр дә күп. Бик күп кыенлыклар аша өй салабыз, менә чыгабыз инде дигәндә уйларыбыз тормышка ашып бетми. Авылда түгәкәләр юклыгы да моңа сәбәпче. Балаларым эш тәртибен белеп үсәләр. Һәрберсенең үзләренә йөкләтелгән эшләре бар. Мәсәлән, Наил белән Ильмир мал карыйлар. Балаларым бер–берсен караша. Узган елларда гына адреслы социаль ярдәм чаралары кысаларында 100 бройлер, 50 каз үстердек, бозаулар карыйбыз. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, бар балам да саләмәт, берсе белән дә дәваханәләр юлын таптагыным булмады,   —ди күп балалы әни.

Шәңгәрәевлар гаиләсе өчен өй  мәсьәләсе үтә дә четерекле килеп чыккан. Ярый балалары  кул арасына кереп әти–әнисенә ярдәмләшә башлаган. Һәр ял саен әти–әниләренә ияреп, яңа йортта мәш киләләр икән.  Балалар белән өйне төзеп бетереп киләбез, ди әни кеше. Дәүләт Җыелышы— Корылтай депутаты Шамил Шәрипов Шәңгәрәевлар гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән. Шул акчаларга газ кертү эшләрен башкарган алар.

Гаилә башлыгы  Шамил Әдип улы   шәхси эшкуар Марат Хайруллинда эшли. Нинди эш йөкләсәләр дә барысына да тотына. Балаларга булсын дип тырыша.

 Яңа йортларында,  балалар шау-гөр килеп үссен.  Әти-әниләренә аларны аякка бастыру өчен сәламәтлек һәм  көч бирсен.

 Рифина ГАЛИЕВА.

Автор: Рифина Нигамаева
Читайте нас