Барлык яңалыклар
Новости
4 март , 21:06

Хатын-кыз - дөнья тоткасы

Бүген, 4 март көнне,  “Романтик” яшүсмерләр клубында Хатын-кызлар көне уңаеннан күркәм чара узды И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда. Ул күпме кешегә наз, җылылык өләшә.  Үзенә авыр булса да иң беренче чиратта баласы, ире, тормышы өчен борчыла.    Тормыш иптәшләре хөрмәт итсә, балалар сәламәт булып, әниләрен яратсалар, хезмәтен күрсәләр, тиешенчә бәяләсәләр кем булып эшләвенә карамастан  гүзәл затлары үзен бик бәхетле санаячак.  Әз генә тезгенне бушатып, үзебезне дә кадерләп, яратылып яшисе иде.

Хатын-кыз - дөнья тоткасы
Хатын-кыз - дөнья тоткасы

Хатын-кызсыз тормышны күз алдына да китерүе дә читен. Ул күпме кешегә наз, җылылык өләшә.  Үзенә авыр булса да иң беренче чиратта баласы, ире, тормышы өчен борчыла.  Ул өен дә тиз генә җыештыра, ашарына да пешерә, эшендә дә тырышыр хезмәт сала.  Әни кеше ул лакомотив кебек барысын тартып баручы, җайлаучы. Ул бөтен көчен гаиләсенә сарыф итә.

Бүгенге очрашуга килгән ханымнар төрле яшьтә, төрле өлкәләрдә көч салсалар да, аларның уртага салып сөйләр сүзләре күп булды.

 Сәләматлек сагында торучылары үзебезне сакларга, тазалыгыбызга игътибарлы булырга чакырдалар.

Декрет ялындагы әниләр бала тәрбияләү белән беррәттән, үзләренең күңеленә хуш килгән һөнәрләре хакында сөйләделәр. Алар арасында укытучылар, күп бала тәрбияләгәннәре дә байтак иде. Җылы аралашу мохитендә узды бу очрашу. Тренинг сорауларына җавап биреп, үзебезнең нинди өлкәдә җитешеп бетмәгән якларыбызны да ачыкладык.  Үзен төрле якларп ачкан Гүзәл Камалетдинова челтәрле бизнес хакында сөйләде, үзенең продукциясе белән таныштырды.

Тәмле чәй табына артында матур, җылы очрашу булды бу. Киләчәктә тагын да очрашырга сүз куешып таралыштылар.   Күрүебезчә,  шушы райондашларыбыз җәмгыятътә дә үз урынын булдырыр өчен кулыннан килгәннең барын да эшли.  Тормыш иптәшләре хөрмәт итсә, балалары сәламәт булып, әниләрен яратсалар, хезмәтен күрсәләр, тиешенчә бәяләсәләр кем булып эшләвенә карамастан  гүзәл затлары үзен бик бәхетле санаячак.

 Әз генә тезгенне бушатып, үзебезне дә кадерләп, яратылып яшисе иде.

Хатын-кыз - дөнья тоткасы
Хатын-кыз - дөнья тоткасы
Хатын-кыз - дөнья тоткасы
Хатын-кыз - дөнья тоткасы
Автор: Рифина Нигамаева
Читайте нас