8нче Март бәйрәме алдыннан “Белоснежка” балалар бакчасы “Һомай- 2026” район балалар иҗаты конкурсын кабул итте.
Биредә районның төрле балалар бакчаларыннан сәләтле нәни кызлар үзләренең артистлыкларын, туган як тарихын белүләрен һәм халкыбызның гасырлар буенча сакланып килгән гореф-гадәтләренең матурлыгын күрсәттеләр.
Мәдәни мирас һәм героик традицияләргә багышланган конкурс (мифик һомай образында) 4 номинациядә узды: визитка, иҗади конкурс, милли киемдә дефиле һәм интеллектуаль турнир. Уйлап кына карагыз, конкурста катнашучы нәниләр “Урал батыр” эпосының 46 юлын ятлаганнар. Бу, һичшиксез, ата-бабаларыбызның мирасына тирән хөрмәт һәм милли рухның көчле булуын күрсәтә.
Конкурсның һәр этабында катнашучыларның чыгышлары соклану уятты. Алар чын башкорт кызларының нинди булырга тиешлеген ачык күрсәттеләр: көчле рухлы, зирәк, хезмәт сөючән, халкыбызның мирасын хөрмәт итүче һәм аны яратучы. Һәр чыгыш – яшь буынның милли үзаң үсеше өчен зур адым.
Нәтиҗәләр буенча, беренче урынны – “Белоснежка” балалар бакчасыннан Регина Гимранова (җитәкчесе Айгөл Нурмөхәмәтова), икенче урынны – “Кояшкай” балалар бакчасыннан Арина Хәмидуллина (җитәкчесе Гөлнәзирә Имамова) һәм “Буратино” балалар бакчасыннан Риана Хаматшина (җитәкчесе Рузилә Садыкова), өченче урынны – “Кояшкай” балалар бакчасыннан Амелия Абрарова (җитәкчесе Гөлнәзирә Имамова) һәм “Миләшкәй”дән Рузилә Гибадуллина (җитәкчесе Гөлназ Шәйнурова) яуладылар. Гран-при – “Буратино” балалар бакчасыннан Рәминә Ибатовада (җитәкчесе Рузилә Садыкова).
“Җиңүгә теләк” номинациясендә – Арина Фаридонова (“Белоснежка” балалар бакчасы, җитәкчесе Г. Сәрвәртдинова), “Иҗади илһам” номинациясендә – Амалия Вәлиева (“Миләшкәй” балалар бакчасы, җитәкчесе И. Харисова), “Нәни Һомай” номинациясендә – Аделина Нигмәтҗанова (“Миләшкәй” балалар баакчасы”, җитәкчесе Г. Шәйнурова), “Тылсымчы Һомай: сәләт һәм грация” номинациясендә – Аделия Әхмәтханова (“Белоснежка” балалар бакчасы, җитәкчесе Л. Галләмшина), “Булачак йолдыз Һомай: уңышка юл” номинациясендә Виталина Шәйхетдинова (“Ләйсән” балалар бакчасы, җитәкчесе Л. Гәрәйшина) җиңүгә лаек булдылар.
“Һомай 2026” конкурсы туктап калырга тиешле чара түгел. Ул мәдәниятебезнең, тарихыбызның һәм гореф-гадәтләребезнең саклануы һәм киләчәккә тапшырылуы өчен искиткеч, гаҗәп зур юл. Мондый чаралар яшь буынны үз тамырларын онытмаска, үз халкының рухи байлыгын күрергә һәм аны горурлык белән сакларга өйрәтә. Киләчәк буыннар өчен милли рухыбызны саклап калу – иң мөһим бурыч, ә “Һомай 2026” кебек бәйгеләр бу эшне башкаруда зур ярдәмче булып тора.