Тамашаны Нөркә авылының вокаль ансамбле “Милләтләр дуслыгы” җыры белән башлап җибәрде. Чыгышлары аша районыбызда һәр милләтнең дус һәм тату яшәгәнлеген күрсәтүгә иреште алар.
Тамашаның тәүге өлешен балалар дәвам итте. Укучыларның чыгышын карап балачакка кайтып килгән сымак булдык. Сәйтәк урта мәктәбе укучыларының “Шатлыклы балачак” җыры, шул ук белем учагыннан Виктория Кодочигова һәм Илгиз Рәхмәтуллиннарның биюен халык җылы кабул итте.
Нөркә һәм Тучыбай авылларыннан көчле зат вәкилләре дә күмәк чыгыш ясады. Тучыбай авыл биләмәсе башлыгы үзе сәхнәдә биеде, җырлады.
Бик матур җырлаучы ир егетләребез булуына шатландык. Кайберләрен күргәнебездә юк иде әле. Усманнан Владик Солтанов, Югары Кансөярдән Хәлим Нуримовның гармунда уйнап җырлаганын көчле алкышларга күмделәр.
Ялгыз җырчылар- Тучыбайдан Айдар Бәдретдинов, Фәйзехан Яхин, Нөркәдән Ринаф Шайбәков, Әгъзам Кашапов, Булат Хаҗиев, Имәннән Флүр Абраров, Сәйтәктән Динар Мозафаров, Альбина Әхәтоваларның көчле, моңлы тавышлары кемне генә әсир итмәгәндер.
Талантлы гаиләләргә дә шушы авыл биләмәләре бай икән. Имән авылында яшәүче Фаридоновлар гаиләсе 8 баланы үз канаты астына алганнар. Аларның чыгышын йотлыгып тыңладылар. Нөркә авылыннан Гөлназ Шайбәкованың кызы Динә белән чыгышы да күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
Сәйтәк авылыннан Әхәтовлар гаиләсе чыгышы да концертның бер бизәге булды. Буй җиткән кыз һәм уллары янәшәсендә әти-әниләренең бергәләшеп җыр башкарулары ук матур күренеш. Шул ук авылдан Шафиковлар гаиләсенең чыгышы да гаиләдәге туганлык җепләре никадәр көчле булуын күрсәтте. Иске Ямурза авылыннан Эльза Фаюршина һәм Элита Паситоваларның дуэты дәртлелеге белән аерылып торды.
Концертта Нөркә авылыннан Флидә Гыйндуллина бердән-бер нәфис сүз сөйләүче буларак тарихка кереп калды. Сәйтәклеләр исеменнән Альберт Шафиков курайда уйнады.
Биюләр дә төрлелеге белән аерылып торды. Төрле милләт вәкилләренең биюләрен бердәй осталык белән башкардылар. Хәрәкәтләренең тизлегенә, чаялыгына сокланып утырдык. Хәрәкәтләренә хәтта күзләр дә иярми. Сәйтәклеләрнең мари биюен башкарганда сәхнәдән килгән энергетикасы хәтта тамашачыларга да күчте. Шулкадәр дәрт-дәрман белән башкардылар. Нөркә кызлары башкаруында татар биюен караганда да аларның сыгылмалылыгына игътибар иттек. Нөркәлеләрнең осетин биюен зур дикъкат белән карадык, әлегә бу милләтнең биюенә сусаган идек. Тучыбайлыларның башкорт биюе салмалылыгы белән аерылып торса, мари биюен дә алар үзләрен икенче яклап ачты. Яшьлек, дәр-дәрман биюләреннән чагылып торды.
Сәйтәк авылының фольклор коллективы башкарган “Тары җире- киндер җире” җыры, шул ук авылдан “Кызлар йолдызлар” вокаль коллективлары башкарган җырлар безне үткәннәргә алып кайтты, безнең татар халкы никадәр эчкерсез, тырыш, шул ук вакытта җырга, моңга гашыйк булуын күрсәтте дә инде.
Тучыбай һәм Нөркә авылларыннан ир егетләр вокаль ансамбленең чыгышлары көчле зат вәкилләренең хисләр чолганышларына бирелгәнлеген чагылдырды.
Тучыбай авылының вокаль ансамбле башкаруында «Яшик бу дөньяны яратып», Сәйтәк авылының хоры башкаруында “Дуслык җыры” концертка нокта куйды. Чынлап та шушы биләмәләрдә яшәүче халык дус һәм тату булып, тормышның кадерен белеп, җыр-моңга гашыйк булып, матурлыкны өләшеп яши белә. Киләчәктә дә шулай гына була күрсен.
Аяз күк йөзе, татулык, бердәмлек хакимлек итсен. Бердәм булганда без көчле.