Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль , 19:44

Нөркә авылы биләмәсе уңганнары

Бүген, 24 февраль көнне, район мәдәният сараенда Нөркә авылы уңганнарының эшләрен күреп сокландык.“Дуслык бизәкләре” район фестивале дәвам итә. Бу атнада Сәйтәк, Тучыбай һәм Нөркә авыл биләмәләре уңганнары үзләренең кул эшләренә, җыр-моңга оста булуларын күрсәтәчәкләр.

Нөркә авылы биләмәсе уңганнары
Нөркә авылы биләмәсе уңганнары

Нөркә авылыннан элекке укытучы Римма Гәрәеваның кул эшләре күпләрдә кызыксыну уятты. Бәләкәй вакытларыннан ул кул эшләре белән шөгыльләнә. Студент чакларында үзенә костюмнар бәйләп кигән.
Оста куллы ханым чигә, бәйли, макраме ысулы белән кашпо, сумкалар бәйли. Шәлләр, костюмнар, урындык япмалары, башлыклары, эссе әйберләрне тоту өчен җайланмалар, уенчыклар - барысына дңа аның күз нурлары салынган. Көне буена утырырга да ризамын, кул эшләре күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра, дип билгели Римма Гәрәева.

Нөркә һәм Имән авылларының хат ташучысы, Имән авылы клубының мәдәни чаралар оештыручысы Гөлия Нураева да бер дә тик тора торырга яратмый. Ул төрле тукыма кисәкләреннән япмалар, тоткычлар тегә. Пэчворк ысулы белән тегелгән әйберләре бер-берсен беркайчан да кабатламый. Гөлия Нураева белгәннәре белән дә теләп уртаклаша.

Усман авылында яшәүче Сәрия Ханованың үзен һәм аның эшләрен тәү тапкыр күрүем. Сәрия апа сатучы булып эшләп, хаклы ялга туктаган. Ул дин юлыннан атлый.
Аның чигеп эшләгән картиналары күзнең явын әллә кайдан үзенә тартып тора. Мозаика ысулы белән ясаганнары да шулкадәр зәвыклы. Сәйлән ярдәмендә “Фатыйха” сүрәсе язылган картинасы да игътибарны җәлеп итеп тора. Оста куллы апа тапочкила , урындык япмалары бәйли.
 Менә шундый үз куллары белән искиткеч матурлык тудыручы апалар яши икән Нөркә авыл биләмәсендә.

Нөркә авылы биләмәсе уңганнары
Нөркә авылы биләмәсе уңганнары
Нөркә авылы биләмәсе уңганнары
Нөркә авылы биләмәсе уңганнары
Автор: Рифина Нигамаева
Читайте нас