Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль , 16:52

Бүген Халыкара туган тел көне!

Халыкара туган тел көне уңаеннан Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Фазлыева балалар белән “Тел - халыкның тере җаны” дип аталган осталык дәресе үткәрде.

Бүген Халыкара туган тел көне!
Бүген Халыкара туган тел көне!

Халыкара туган тел көне уңаеннан Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укытучысы Гөлназ Фазлыева балалар белән “Тел - халыкның тере җаны” дип аталган осталык дәресе үткәрде.

Биредә балаларга кайсы сүзнең иң кадерлесе икәнен билгеләргә тәкъдим ителде. Фикер алышулардан соң “тынычлык” сүзе иң лаеклысы дип табылды. Чөнки ул үз эченә дуслыкны, татулыкны һәм барлык яхшылыкларны сыйдыра.

Ары таба балалар төрле туган телләрдә яңгыраган шигырьләрне тыңладылар. Шулай ук алар башкорт, татар, удмурт, рус һәм мари халыкларының милли киемнәре, милли бәйрәмнәре һәм гадәти ризыклары белән якыннан таныштылар.

Шулай ук Балтач районында традициягә әверелгән “Балан бәйрәме” төрле милләт вәкилләрен беләштерүче мөһим урын, дип билгеләп үтелде.

Чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның сүзләренә язылган  “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән иң матур итеп тәмамланды.

Бүген Халыкара туган тел көне!
Бүген Халыкара туган тел көне!
Бүген Халыкара туган тел көне!
Автор:
Читайте нас