“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, яңа атна башында җепшек кар, бозлы яңгыр явачак, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятуы, юлларда бозлавык көтелә.
Дүшәмбе, 16 февральдә, төбәктә янә бераз җепшек кар явуы фаразлана, урыны белән уртача явачак. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы,юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә - 1, -6 градус, көндез +1, -4 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе, 17 февральдә, Башкортстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Элеккечә бераз җепшек кар, урыны белән уртача кар явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ябышуы,юлларда бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көнбатышка күчеп, уртача исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, -6 градус, көндез +1, -4 градус булачак.