Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль , 13:55

“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды

Район мәдәният сараенда күркәм бер чара – “Башкортстан энҗеләре” театр-фольклор коллективлары республика конкурс-фестиваленең муниципаль этабы узды.

Бу чара, һичшиксез, яшь буынны милли мәдәниятебезнең байлыгына, борынгы йолаларыбызның тирәнлегенә һәм театр сәнгатенең сихри дөньясына тартып торучы иң мөһим адымнарның берседер. Фестивальнең төп максаты – балаларның иҗади сәләтләрен ачу, аларның тамырларыбызга, тарихи мирасыбызга булган бәйләнешләрен ныгыту.

Быелгы конкурс темасы аеруча актуаль һәм фәһемле булып чыкты. “Мәгарифкә, фәнгә һәм мәдәнияткә зур өлеш керткән Башкортстан Республикасының тарихи шәхесләре” дигән тема астында узган бәйге укучыларны үз халкының горурлыгы булган күренекле шәхесләр белән якыннанрак танышырга, аларның тормыш юлларын, казанышларын, иҗатларын тирәнтен өйрәнергә этәрде. Бу – сәхнә аша тарихны хис итү, аны яңача аңлау мөмкинлеге.

Сәхнәдә бер-бер артлы районның төрле почмакларыннан килгән ун мәктәп коллективы чагу һәм сәләтле чыгышлары белән тамашачыларны, жюри әгъзаларын сокландырды. Һәр коллектив, үзенең тамашасы аша республикабызның данлыклы шәхесләренә – галимнәренә, мәгърифәтчеләренә, язучыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган мини-спектакльләр тәкъдим итте. Сәхнәләштергән һәр күренеш, һәр образ халкыбызның күренекле вәкилләренең тормышын, аларның туган җиргә, фәнгә, мәдәнияткә керткән тирән эчтәлекле өлешен җанлы һәм эчкерсез итеп җиткерү теләге иде. Балаларның мондый эчкерсез башкаруы, хисләрнең ялкынлылыгы, сәхнә осталыгы, образны тулысынча ачып бирә алулары – болар барысы да жюри әгъзаларында һәм залда утыручы халыкта зур хөрмәт һәм соклану уятты. Һәр чыгыш уйландырды, горурландырды, якташларыбызның гаҗәеп тормыш юлларына икенче төрле карарга этәрде.

Чынлап та бу бәйге – ул яшь буынны үз тарихы, мәдәнияте белән бәйләүче бер маяктай, милли үзаңны формалаштыруда, тарихи хәтерне саклауда һәм үстерүдә зур роль уйнаучы мөһим чара. Һәм менә ул көтеп алынган мизгел – бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителде. Мактауга лаеклы берничә коллектив бүләкләнде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сәйтәк урта мәктәбе коллективы яулады.  Икенче урынга – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, өченче урынга Югары Карыш урта мәктәбе коллективы лаек булды.

Ә иң югары бүләк – Гран-при – Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең “Умырзая” театр коллективына бирелде. “Умырзая”лылар район данын яклап, биредәге конкурсның республика этабында чыгыш ясаячаклар.

“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
“Башкортстан энҗеләре” конкурсы җиңүчеләре ачыкланды
Автор:
Читайте нас