Бүген, Иске Балтач авылының “Көньяк” микрорайонындагы чаңгы трассасында, Бөтенрусия массакүләм “Русия чаңгы юлы-2026” чаңгы ярышлары гөрләп узды.
Спорт бәйрәмендә олы буын кешеләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле оешма, предприятие вәкилләре тизлектә һәм осталыкта көч сынашты.
Ярышның массакүләм hәм популярлыгы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәге hөнәр ияләрен берләштерә. Әлеге ярышларның максаты өлкәннәрне дә, яшьләрне дә даими чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү hәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалаудан гыйбарәт.
Көннең чагыштырмача буранлы булуына карамастан, трассада бик күп катнашучылар hәм җанатарлар булды. Саф hавада, гүзәл кышкы табигать кочагында шуу, ярышу, аның әһәмиятен тагын да арттырды.
Ярыш башланыр алдыннан җыелучыларны район Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев сәламләде hәм спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысына да изге теләкләрен җиткерде:
—Чыннан да, “Русия чаңгы юллары” кебек масштаблы ярышлар сирәк. Илебез киңлекләрендә кешеләр бу көнне чаңгыга баса. Әлбәттә, Балтач районында да шундый хәл. Бүген сез узышны күзәтеп кенә калмыйсыз, ә чаңгы ярышларында катнашу өчен дә мөмкинлегегез бар. Бүген чаңгы профессионалларны гына түгел, ә барлык кышкы спорт төрен яратучыларны да берләштерә,—диде.
Спорт чарасына йөзгә якын катнашучы җыелды, алар үз көчләрен сынап карау һәм кышкы табигатьтән ләззәт алу өчен трассага энтузиазм белән чыктылар. Һәр яшь төркеме узышы тәмамлангач, ә алар 6 иде, ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары медальләр белән бүләкләнделәр. Шулай ук барлык катнашучыларга да шапка-бүләкләр тапшырылды.
Медальләр барлык катнашучыларга эләкмәсә дә, чаңгыга баскан hәркемне җиңүче дип әйтергә була. Чөнки кышкы спорт hәм ихлас аралашу җыелучыларның барысының да ихтыяр көчен ныгытты, кыюлык өстәде hәм алдагы җиңүләргә зур этәргеч бирде.